news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Наше время – Безнең заман» фестиваленә гаризалар кабул итү тәмамланырга 4 көн калды

Эшләүче яшьләрнең «Наше время – Безнең заман» ачык телевизион иҗат фестиваленең гариза кампаниясе 10 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Фестиваль Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына һәм Ватанны саклаучылар елына багышлана.

Катнашуга республика учреждениеләре, предприятиеләре, оешмаларының 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге (команда составында 45 яшькә кадәр) вәкилләре чакырыла, алар өчен конкурс программасы төрләрендә шөгыльләнү һөнәри эшчәнлек булып саналмый. Шул ук вакытта «өлкәнрәк яшьтәге» катнашучылар саны чыгыш ясаучы коллективның гомуми саныннан 50 проценттан артмаска тиеш. Хезмәткәрләр «Музыкаль юнәлеш», «Бию юнәлеше» һәм «Дан минуты» номинацияләрендә ялгыз һәм команда зачетында чыгыш ясый ала.

Конкурс нигезләмәсе белән сайтта танышырга була.

Быел «Наше время – Безнен заман» фестиваленең зона этаплары Чаллыда (17-18 октябрь), Әлмәттә (24-25 октябрь), Яшел Үзәндә (31 октябрь – 1 ноябрь) һәм Казанда (10-11 ноябрь) узачак.

Конкурс көннәренең ахыры һәр зона этабында гала-концертлар булачак, алар барышында төрле номинацияләрдә призерлар бүләкләнәчәк һәм гомумкоманда зачетына йомгак ясалачак. Зона турларында Татарстан һәм Россиянең танылган сәнгать һәм мәдәният эшлеклеләреннән мастер-класслар, фестиваль жюри әгъзалары катнашында түгәрәк өстәлләр һәм сәхнә осталары белән катнашучыларның номерлары турында фикер алышу булачак. Фестивальнең финалы 13 ноябрьгә планлаштырылган.

Искәртик, «Безнең заман» фестивале 2013 елда Татарстан Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы, шулай ук башка министрлыклар һәм ведомстволар тарафыннан гамәлгә куелган. Ул ЮНЕСКО эшләре буенча Россия Федерациясе комиссиясе химаясында һәм Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән уза.

Проект авторы – Татарстан Республикасының «Созвездие-Йолдызлык» төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы.

Проект яшьләрнең тормышта үзләрен табу өчен мөмкинлекләр булдыруга юнәлдерелгән һәм «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты максатларына туры килә.

news_right_1
news_right_2
news_bot