news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Наше время – Безнең заман» фестивале халыкара дәрәҗәдә үткәреләчәк

«Наше время – Безнең заман» фестивале халыкара дәрәҗәдә үткәреләчәк
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Эшләүче яшьләрнең ел саен үткәрелә торган «Наше время – Безнең заман» ачык республика телевизион иҗат фестивален халыкара дәрәҗәгә чыгарачаклар. Агымдагы елда ук финал өлешендә БДБ илләре предприятиеләре хезмәткәрләренең катнашуы планлаштырылган. Бу хакта «Татар-информ» да узган матбугат конференциясендә РФ Хөкүмәтенең мәдәният өлкәсендәге премиясе лауреаты, Татарстан һәм Кырымның атказанган сәнгать эшлеклесе, РФ мактаулы остазы, фестивальнең генераль продюсеры Дмитрий Туманов белдерде.

«Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов фестиваль халыкара булырга тиеш дигән карар кабул итте. Без БДБ илләре предприятиеләре белән сөйләшүләр алып барабыз. Әлегә сүз быел финал этабында катнашу турында бара», - дип билгеләде спикер.

Әмма киләсе елга зуррак планнар бар, дип ассызыклады Туманов. Фестивальнең барлык этапларында катнашу өчен Россиянең төрле төбәкләреннән предприятиеләрне чакыру гына түгел, ә сайлап алу этапларын берничә илдә уздыру да күздә тотыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot