news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Нарьян-Марда Төньяк-Көнбатыш федераль округының татар оешмалары активы белән очраштылар

Бүген Ненец автономияле округы Нарьян-Мар шәһәрендә Төньяк-Көнбатыш федераль округының татар иҗтимагый оешмалары активы белән очрашу узды. Әлеге чарада Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев катнашты. Бу очрашу Милли шура рәисенең Россия төбәкләренә эш сәфәре кысаларында булды.

Васил Шәйхразыев Ненец автономияле округы хөкүмәтенә рәхмәтләрен җиткерде һәм ел саен Федераль округларда уза торган җыеннар турында сөйләде. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«2018 елдан башлап төбәкләрдә татар оешмалары белән очрашулар уза, аларда төрле мәсьәләләрне хәл итәргә тырышабыз», – диде ул.

Милли шура рәисе Ненец автономияле округы хөкүмәтенә әлеге җирлектә җылы каршы алулары һәм биредә яшәгән татарларга ярдәм иткәннәре өчен зур рәхмәтен белдерде.

Татар иҗтимагый оешма җитәкчеләре үзләренең эшчәнлекләре, 2023 елга эш планы турында сөйләделәр.

Очрашу ахырында татар халкының телен, мәдәниятен үстерүгә, гореф-гадәтләрен саклап калуга ярдәм иткән шәхесләргә Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хаты һәм медале тапшырылды.

Әлеге чарада Ненец автономияле округы Губернаторының урынбасары Юрий Хатанзейский, Татарстанның Санкт-Петербург шәһәрендәге һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиле Ренат Вәлиуллин, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Марс Тукаев, Ненец автономияле округы «Туган як» татар-башкорт якташлыгы «Төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе» Фәргать Кунакузин һ.б. катнашты.

Искәртик, Татарстан Премьер-министрының урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев Нарьян-Мар шәһәренә эш сәфәренә килде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100