news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Нарьян-Марда нәни малайны үтергәннән соң, илдәге барлык бакчаларны тикшерәчәкләр

Бүген 36 яшьлек исерек ир-ат балалар бакчасына бәреп кереп, 6 яшьлек малайны үтерде.

(Казан, 31 октябрь, “Татар-информ”). Бүген Ненец автономияле округының Нарьян-Мар шәһәрендә балалар бакчасында алты яшьлек малайны үтерделәр. Әлеге фаҗигадән соң илдәге барлык бакчаларындагы куркынычсызлыкны тикшерәчәкләр. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Бүген Нарьян-Мар шәһәрендә 36 яшьлек исерек ир-ат балалар бакчасына "йокы сәгате" вакытында бәреп керә. Ул йоклап яткан 6 яшьлек малайны пычак белән яралап үтерә. Бу турыда Россия Тикшерү комитеты хәбәр итте.

Дәүләт Думасының Гаилә, хатын-кызлар һәм балалар мәсьәләләре комитеты рәисе урынбасары Елена Вторыгина Тикшерү комитеты, Генераль прокуратура һәм Роспотребнадзор башлыкларына Россия төбәкләрендә балалар бакчалары һәм мәктәпләрдә, шул исәптән шәхси булганнарында да, тикшерүләр үткәрү үтенече белән мөрәҗәгать иткән. 

"Гамәлдәге законнарда каралган вәкаләтләр кысаларында, гражданнарның хокукларын яклау максатыннан, Россия субъектларындагы мәгариф оешмаларында, шулай ук шәхси оешмаларда балаларның иминлеген тәэмин итүгә карата билгеләнгән таләпләрне бозуларны ачыклауга юнәлдерелгән контроль чаралар үткәрүне башлап җибәрүләрен сорыйм", - диелә РИА Новости карамагындагы хат күчермәсендә.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100