news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Нармонка авылы китапханәчесе башлангыч сыйныф укучылары өчен актуаль темага дәрес үткәрде

Тәтеш районында “Экстремизмга – юк!” айлыгы кысаларында белем бирү учреждениеләренең терроризм һәм диверсиягә каршы әзерлеге тикшерелә

 (Казан, 10 сентябрь, “Татар-информ”). Тәтеш районы Нармонка авылы китапханәчесе Людмила Шлячкова башлангыч сыйныф укучылары өчен “Экстремизмга – юк!” айлыгы кысаларында милләтара һәм конфессияара татулыкны ныгытуга һәм җәмгыятьтә терроризмны, экстремизмны профилактикалауга багышланган дәрес үткәрде, дип хәбәр итә “Тәтеш таңнары”.

Ай дәвамында әлеге темага багышлап бердәм дәресләр, лекцияләр, белем бирү учреждениеләренең терроризм һәм диверсиягә каршы әзерлеген ачыклауны үз эченә алган тикшерүләр, төрле конкурслар, халык белән очрашулар, җыеннар, ата-аналар җыелышлары, спорт ярышлары һ.б.ш. чараларны уздыру күздә тотыла. Боларның барысы да бүгенге көннең актуаль проблемасына игътибарны тагын да арттырырга ярдәм итми калмас, дип яза Тәтеш районы газетасы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100