news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Наркотиклы үсемлекләр саклаган өчен яшь әти суд каршына басты

Инде гомуми режимдагы төзәтү колониясендә хөкем җәзасын үтәргә тиеш...

  (Казан, 12 ноябрь, “Татар-информ”). Мәк саклаган өчен бөгелмәле суд каршына басты.

Июль аенда Бөгелмә шәһәрендә яшәүче 24 яшьлек В., үзе куллану максатыннан, Азнакай районындагы бер авылдан зур күләмдә составында наркотиклар булган кыргый үсемлекләр җыеп ваклый һәм аларны законсыз рәвештә капчыкта үз өендә сакларга уйлый. Әмма шул ук көнне хокук саклау органнары хезмәткәрләре тарафыннан тоткарлана.

В.ның гамәлләре суд тарафыннан сату максатын куймыйча зур күләмдә наркотиклар саклау буларак билгеләнә. Җәзаны йомшарту шартларын да (аның үз гаебен тулысынча тануы, кече яшьтәге баласы булуы) исәпкә алып, суд В.ны 3 ел да 6 айга ирегеннән мәхрүм итү карарын чыгара. Ул аны гомуми режимдагы төзәтү колониясендә үтәргә тиеш, дип белдерә “Маяк” газетасы.

news_right_1
news_right_2
news_bot