news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Наркотикларны пропагандалау 2025 елның сентябреннән җинаять җәзасына тартылачак

Наркотикларны пропагандалау 2025 елның сентябреннән җинаять җәзасына тартылачак
Әнвәр Кәримов
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

2025 елның сентябреннән Интернетта наркотикларны пропагандалау җинаять җәзасына тартылачак. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту идарәсе бүлеге җитәкчесе Әнвәр Кәримов искәртте, дип яза агентлык хәбәрчесе Роман Баданов.

«Наркотикларны пропагандалау белән көрәш – дәүләт сәясәтенең өстенлекле юнәлешләренең берсе. Моны 2025 елның 1 сентябреннән Интернет челтәрендә наркотикларны пропагандалаган өчен җинаять җаваплылыгы билгеләнүе дә раслый (РФ Җинаять кодексының 230.3 маддәсе). Әлеге маддәнең санкциясе ике елга кадәр иректән мәхрүм итү рәвешендәге җәзаны күздә тота», - дип хәбәр итте Әнвәр Кәримов.

Хәзерге вакытта мондый гамәлләр өчен административ җәза – штраф кына каралган. Әмма көздән наркотиклар рекламасы өчен җинаять җаваплылыгы булачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot