news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Наркотикларны куллануны кисәтү өчен бүлеп бирелгән 252 мең сум акча максатчан кулланылмаган

Наркотикларны куллануны кисәтү өчен бүлеп бирелгән 252 мең сум акча максатчан кулланылмаган

(Казан, 24 декабрь, "Татар-информ", Наталья Рыбакова). 2003 елда ТР Татарстан бюджетыннан республиканың халыкны наркотиклар кулланудан кисәтү комплекслы программасының чараларын үткәрүгә бүлеп бирелгән 252 мең сум күләмендә акча Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы тарафыннан максатчан тотылмаган. Бу мәгълүмат бүген ТР Министрлар Кабинетында Татарстан Премьер-министрының урынбасары Зилә Вәлиева рәислегендә ТР Куркынычсызлык советының наркотик матдәләрне куллануга һәм аларның законсыз әйләнешенә каршы эш итүче ведомствоара комиссиянең утырышында яңгырады.

ТР финанслар министрының беренче урынбасары, ТР казначылык департаменты директоры Марат Шаһитов хәбәр итүенчә, 2003 елда барлыгы программа чараларын үткәрүгә ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгына - 6,5 миллион сумнан артык, ә Мәгариф министрлыгына 4,6 миллион сумнан артык акча бирелгән. ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы максатка кулланылмаган акчаларның 22,6 мең сумын агымдагы чыгымнарны түләүгә юнәлдергән (ягулык-майлау материаллары, канцтауарлар һ.б. алу өчен) һәм республиканың шәһәр һәм районнардагы яшүсмерләр клубларының материаль-техник базасын яңартуга бирелгән 230 мең сум акчаны вак спорт инвентарьлары алу өчен тоткан. Моннан тыш, ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы программа буенча каралмаган гомум суммасы 130 мең сум тирәсе булган чараларны финанслаган. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы да программа буенча планлаштырылмаган чараларны (мисал өчен, социологик тикшеренү, педагоглар семинары һ.б.ны) 1,1 миллион сум күләмендә финанслаган.

Комиссиядә катнашучылар ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгына һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгына мондый хаталар җибәрмәс өчен тиешле чаралар күрергә, программаны гамәлдә куюда катнашучы республиканың барлык министрлык һәм ведомстволарына акчаны билгеләнгән максаттан тыш кулланмаска киңәш итте.

news_right_1
news_right_2
news_bot