news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Наркотикларның 80 проценты интернет-кибетләр аша сатыла

Наркотик сатучылар шифрланган схемалар, яшерен урыннар, электрон түләү системасын куллана.

Наркотикларның 80 проценты интернет-кибетләр аша сатыла
Султан Исхаков

(Казан, 6 декабрь, "Татар-информ", Елена Кривопатре). Наркотиклар сатуның 80 проценты интернет-кибетләргә туры килә. Бу хакта “Татар-информ”да узган матбугат конференциясендә Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы наркотиклар әйләнеше контроле буенча идарә җитәкчесе Вадим Костюнин җиткерде.

Наркотик сатучылар шифрланган схемалар, яшерен урыннар, электрон түләү системасын куллана, дип аңлатты спикер.

Тоткарланучылар күрсәтмәләрен анализлаганда, хокук саклау органнары хезмәткәрләре контактсыз сату алымнары кайбер җинаятьчеләрдә җәзага тартылмау күзаллавы тудыруын ачыклаган.

Шунлыктан, әлеге караш аларга легаль булмаган интернет-кибетләргә наркотик ташучы булып эшкә урнашырга этәргеч биргән. Әмма алар тоткарлана һәм җәзага тартыла, дип җиткерде Костюнин.

Шундый очраклар да була: әле гражданнар наркотик сату эшенә керешмәгән дә була, әмма аалар хокук саклау органнары хезмәткәрләре күзенә эләгә, дип билгеләп үтте Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы наркотиклар әйләнеше контроле буенча идарә җитәкчесе.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100