Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Наркотиклар әйләнешен контрольда тоту буенча федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе оператив частеның элеккеге җитәкчесен, наркоҗинаятьтә шикләнеп, кулга алганнар
Моннан тыш, Юрий Казакулов наркотиклар тарату белән шөгыльләнүче төркем оештыруда шикләнелә
(Казан, 30 октябрь, «Татар-информ», Юлия Ревина). Казанда Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту буенча федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе оператив частеның элеккеге җитәкчесе, урта һәм авыр җинаять кылуда шикләнелеп, кулга алынган иде. Бүген Казаның Совет районы судында 35 яшьлек Юрий Казакуловка карата хөкем чыгарылды.
Тоткарланучы сүзләренә караганда, бүген ул - Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту буенча федераль хезмәт пенсионеры.
Тикшерүче белдергәнчә, Казакулов РФ ҖКның 290 нчы маддәсе 5 нче бүлеге (“Вазифаи затның зур күләмдә ришвәт алуы”), РФ ҖКның 286 нчы маддәсе 1 нче бүлеге (“Вазифаи вәкаләтттән файдалану”), РФ ҖКның 285 нче маддәсе 1 нче бүлеге (“Вазифаи вәкаләттән начар ният белән файдалану”), РФ ҖКның 33 нче маддәсе 3 нче бүлеге һәм 228 нче маддәсе 3 нче бүлегендә (“Законсыз рәвештә наркотик чаралар, психотроп матдәләр яки аларның төрдәшләрен зур күләмдә сатып алу, саклау, әзерләү, эшкәртү”) каралган җинаятьләр кылуда шикләнелә.
Җинаять эшләре агымдагы елның 13 октябрендә кузгатылган. Алар бер эшкә берләштерелгән. Казакулов исәтикшерү вакытында кулда, тикшерү агымдагы елның 13 декабренә кадәр билгеләнгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз