news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Наркотиклар таратуга бәйле яшерен оешманың 7 кешесе тоткарланган

Быел 10 айда гына да наркотикларга нисбәтле 3444 җинаять эше теркәлгән

(Казан, 2 декабрь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Быел 6 декабрьдә Россия Эчке эшләр министрлыгы системасында наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш  буенча хезмәте оешуга 18 ел тула. Шушы көн җитәрәк, бүген, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгында җинаятьләр эзләү юнәлешендәге 4 нче оператив эзләү часте җитәкчесе Алексей Завгороднев журналистлар белән очрашты.

 ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы эшчәнлегендә наркотикларны законсыз куллануга һәм аларның законсыз әйләнешенә каршы тору өстенлекле юнәлешләрдән санала, дигән фикердә А.Завгороднев. Бу исә Татарстан эчке эшләр органнарының эш нәтиҗәләрендә ачык чагыла: быел 10 айда гына да наркотикларга бәйле 3444 җинаять эше (шуларның 2370е – авыр һәм аеруча авыр җинаятьләргә керә) теркәлгән, бу исә республиканың хокук саклау органнарында накротиклар буенча теркәлгән җинаятьләрнең 69,4 проценты дигән сүз, ягъни калган 30,6 проценты – наркоконтроль өлеше, диде ул.

Шушы 10 айда наркотик матдәләр сатуның 2043 очрагы теркәлгән, законсыз әйләнештән 95 кг наркотик матдә алынган, шуның 15 кг чамасы – героин. А.Завгороднев, былтыр бу күрсәткечнең күпкә югары булуын берьюлы 800 кг марихуана кулга төшерелү һәм быел наркобизнес белән шөгыльләнүчеләр наркотикларны кечкенә партияләрдә җибәрүләре белән аңлатыла, дигән фикердә.

Хәзер Татарстанда наркотикларны законсыз әйләнешкә кертү белән шөгыльләнүчеләр, наркотикларны Интернет аша заказ белән почта аша алдырып үстерү, конспирация максатында, яшерен товарны контактсыз ысул белән бер-берсенә тапшыру, наркотик матдәләр өчен акчаны электрон түләү системасы аша җибәрү, SMS-хәбәр җибәреп хәбәрләшү кебек эш оештыруда яңа схема тапкан. Әйтик, май аенда кулга эләккән Бөгелмә кешесе мәктәп балаларын шушы эшкә җәлеп иткән булган, 16 ноябрьдә эчке эшләр органнары тарафыннан аннан да масштаблырак оешма әгъзаларының 7се (Казан, Бөгелмә, Түбән Кама кешеләре) тоткарланган. Җитәкчелеге Казанда, ә наркотиклар сату Бөгелмә белән Түбән Камада оештырылган челтәрнең эшен тикшерү буенча хәзерге вакытта чаралар күрелә, дип шәрехләде А.Завгороднев.

Җыеп кына әйткәндә, быел эчке эшләр органнары хезмәткәрләре тарафыннан республикага наркотиклар ташый торган 18 зур канал ябылган, шуларның 8е БДБ илләреннән юл алган: 6сы Таҗикстаннан, Әзәрбайҗан белән Үзбәкстаннан - 1әр.

Профилактик чаралар үткәрү вакытында наркопритон тотуга бәйле  81 җинаять эше беленгән, наркотикларга нисбәтле кыңгыр эшләре буенча административ җаваплылыкка тарту өчен 6352 протокол төзелгән. Административ  җәза 15 тәүлеккә кадәр тоткарлау рәвешендә суд аша хәл ителә, ә суд каралышына кадәр 6-7 тәүлек вакыт китә. «Дөресен генә әйткәндә, штрафка караганда берничә тәүлеккә тоткарлау отышлырак, андый төр җәза куллануның инициаторлары без үзебез, чөнки наркотик кулланучыларның күпчелегенең акчасы юк, шул ук вакытта административ арестны алар авыррак та кичерә», - дип аңлатты ТР буенча Эчке эшләр министрлыгында җинаятьләр эзләү юнәлешендәге 4 нче оператив эзләү часте җитәкчесе.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100