Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Наркотиклар тарату өчен җаваплылыкны көчәйтү турында Думага мөрәҗәгать әзерләнгән
Депутатлар наркотиклар әйләнеше өлкәсендә штраф салу нәтиҗәсез булуын, аларның 26 проценты гына түләнгәнен искәртте.
(Казан, 11 июнь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Дәүләт Советы депутатлары наркотик һәм психотроп матдәләр җитештерү һәм тарату өчен җаваплылыкны көчәйтергә тәкъдим итә.
Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча, гамәлдәге норматив-хокукый җайга салуны камилләштерү, шул исәптән наркотик чараларның законсыз әйләнешен контрольдә тоту өлкәсендә тәкъдимнәр әзерләү буенча эшче төркем оештырылган. Нәтиҗәдә, җаваплылыкны катгыйландыруны күздә тоткан федераль закон проектлары эшләнгән.
Дәүләт Советы депутатлары наркоманиядән билгеләнгән дәвалауны үтмәгән өчен җәзаны катгыйландырырга тәкъдим итә. Җаваплылык, әгәр пациент медицина оешмасына йөрмәсә яки үз белдеге белән китеп барса яки табиб күрсәтмәләрен ике тапкырдан артык үтәмәсә, билгеләнә.
Закон проектын депутат Алсу Тарханова тәкъдим итте. РФ Административ хокук бозулар турында кодексы маддәсе санкциясендә 4 меңнән 5 мең сумга кадәр административ штраф яки утыз тәүлеккә кадәр административ кулга алу каралган. Республика парламентарийлары, суд билгеләгән процедуралардан тайпылган өчен, җинаять җаваплылыгы тәкъдим итә.
Депутатлар наркотиклар әйләнеше өлкәсендә штраф салу нәтиҗәсез булуын, аларның 26 проценты гына түләнгәнен искәртте. Парламентарийлар наркотик чаралар, психотроп матдәләр өлкәсендә хокук бозулар өчен җәзаларга мәҗбүри эшләр өстәргә кирәк дип саный.
«Наркотик чаралар, психотроп матдәләр, аларга ихтыяҗ булмаса, сатыла да алмый. Тәҗрибә күрсәткәнчә, яшьләр беренче тапкыр наркотик татып карагач, алга таба үзен шуңа котырткан кешеләр белән бергә куллана башлый, үз акчасына сатып ала. Шуңа бәйле рәвештә депутатлар Россия Федерациясе Җинаять кодексына „үз файдасына махсус котырту“ дигән маддәне кертергә тәкъдим итә», — диде Алсу Тарханова.
РФ Җинаять кодексына, РФ Җинаять-процессуаль кодексына, РФ Административ хокук бозулар турында кодекска үзгәрешләр кертү турында федераль закон проектлары РФ Хөкүмәтенә, аннары Россия парламентының Түбән палатасына юлланачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз