news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Наркотиклар саклауда гаепләнүче депутатның вәкаләтләре вакытыннан алда туктатылачак

VI чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының 48нче утырышы көн тәртибенә депутат Рөстәм Хәсәновның вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату турындагы мәсьәлә кертелде. Бу хакта бүген парламент президиумы утырышында билгеле булды.

Элегрәк Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе Хәсәновка карата җинаять эше кузгатты. Аны наркотикларны законсыз сатып алуда һәм саклауда шикләнәләр.

Тикшерү версиясе буенча, 17 сентябрьдә Беломорск урамында депутатны полиция хезмәткәрләре туктаткан, алар аның юлга полиэтилен пакет ыргытканын күргәннәр. Хокук саклау органнары хезмәткәрләре предметны алган һәм экспертизага җибәргәннәр. Анда 1,88 грамм наркотик матдә булган.

Хәзерге вакытта тикшерү алып барыла.

Дәүләт Советы депутаты белән бәйле хәлне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов тәнкыйтьләп чыкты. Аның сүзләренчә, республика парламентаризмы тарихында «беркайчан да мондый шаккаткыч фактлар булмаган».

news_right_1
news_right_2
news_bot