Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Наркотиклар саклауда гаепләнүче депутатны Рөстәм Миңнеханов кырыс тәнкыйтьләде
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советы депутаты Рөстәм Хәсәнов белән бәйле вазгыятьне кырыс тәнкыйтьләде. Бу хакта «Татар-информ»га республика җитәкчесе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Республика Рәисе белдергәнчә, Татарстан парламентаризмы тарихында мондый шаккатырлык факт беркайчан да булмаган.
Депутатның статусына карамастан, аның гамәлләренә хокукый бәя бирелергә тиеш, дигән Татарстан Рәисе.
Искәртик, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Рөстәм Хәсәнов наркотиклар саклаган дип шикләнәләр. Тикшерү версиясе буенча, 17 сентябрьдә Беломорск урамында ир-атны полиция хезмәткәрләре туктата. Тәртип сакчылары аның юлга полиэтилен пакет ташлавын күргән. Аны алганнар һәм экспертизага җибәргәннәр. Пакет эчендә 1,88 грамм наркотик матдә булган.
Хәзерге вакытта тикшерү бара.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз