news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Наркоманиягә каршы көрәштә стартаплар нәтиҗәлерәк була, җәмгыятькә тагын да күбрәк файда китерә ала - Илдар Халиков

Ләйсән ИСХАКОВА

Соңгы елларда Татарстанда нарковазгыять динамик рәвештә үзгәрә. Наркобазар структурасында героин кулланудан синтетик наркотиклар һәм психоактив матдәләрнең яңа төрләре, аерым алганда, спайсларга күчү күзәтелә. Героин белән чагыштырганда, алар шактый арзан. Былтыр республикада наркотик кулланып профилактик исәптә торучылар саны арту да нәкъ менә шуңа бәйләп аңлатыла. Наркотиклар әйләнешен контрольда тоту буенча федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе узган елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча үткәргән коллегия утырышында бу мәсьәләгә аерым игътибар бирелде.

Былтыр республика хокук саклау органнары тарафыннан 1 тоннага якын синтетик наркотик йолып алынган. Бу, 2014 ел күрсәткечләре белән чагыштырганда, 9 тапкырга (!) артык. Чагыштыру өчен: 2010 елда Татарстанда законсыз әйләнештән алынган барлык наркотик матдәләрнең 22,5 проценты синтетика өлешенә, 50 проценты героинга туры килгән булса, узган ел нәтиҗәләре буенча наркотик матдәләрнең 75 процентын синтетика һәм нибары 2,4 процентын героин тәшкил иткән.

Югарыда телгә алынган идарә башлыгы, полиция генерал-лейтенанты Фаяз Шабаев китергән мәгълүматлар шул хакта сөйли. Әлеге матдәләрнең таралыш алуы гына түгел, яңа төрләре барлыкка килү дә борчуга сала, дип мәсәләнең икенче проблемалы ягын күтәрде ул. Соңгы 4 елда гына да республикада шундый психоактив матдәләрнең 90лап яңа төре ачыкланып, таралышы тыелганнар исемлегенә кертелгән. Шуңа бәйле рәвештә, бүген иң мөһим бурычларның берсе – йолып алынган матдәнең куркынычлылык дәрәҗәсен оператив рәвештә билгеләп, аны мөмкин кадәр тизрәк закон тарафыннан тыелган препаратлар исемлегенә кертү. Татарстанда исә моның өчен мөмкинлекләр булдырылган. Сүз узган елның июлендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән Казан дәүләт медицина университеты базасында ачылган “Фармэксперт” төбәк фәнни-сынау үзәге турында бара. Биредә үткәрелгән беренче тикшеренүләр нәтиҗәләре ярдәмендә, наркотик матдәләрнең төрдәшләре белән сату иткән затлар җинаять җаваплылыгына тартылган.

Коллегия утырышында катнашкан ТР Премьер-министры Илдар Халиков билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта “Фармэксперт” төбәк фәнни-сынау үзәгендә барлык оештыру мәсьәләләре хәл ителгән. “Алынган беренче нәтиҗәләр әлеге үзәкнең зур перспективаларга ия булачагына ишарәли. Үзәк бу юнәлештә Идел буе федераль округында гына түгел, тулаем Россия буенча да әйдәп баручылар рәтендә булыр дип ышанам”, – дип өмет баглады Татарстан Хөкүмәте башлыгы.

Республикада наркотик матдәләр кулланып профилактик исәптә торучылар саны арткан. Сәбәбе нидә?

Наркотиклар әйләнешенә каршы көрәшкә юнәлтелгән комплексы чаралар күрү һәм наркоманияне профилактиклау нәтиҗәсендә, 2010 елдан алып Татарстанда наркомания белән авыручылар санын ел саен 1-2 поцентка киметүгә ирешелгән. Соңгы 3 елда республикада наркомания буенча диспансер исәбендә торган авырулар саны да кимү күзәтелә. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының 2016 елның 1 гыйнварына булган мәгълүматларына караганда, Татарстанда наркомания белән авыручы 9 мең 556 кеше исәптә тора. Бу, 2014 ел белән чагыштырганда, 91 кешегә, ягъни 1 процентка азрак. Аның каравы, наркотик матдәләр кулланып профилактик исәптә торучылар саны 3 процентка арткан. Бер яктан бу хокук саклау органнарының оператив эшчәнлеге турында, икенче яктан, күп булмаса да, наркотик кулланучылар санының артуы турында сөйли, дип билгеләп үтте бу уңайдан Фаяз Шабаев. Аның сүзләренчә, былтыр наркотик матдәләрдән агуланып үлүнең 71 очрагы теркәлгән. Республика Суд-медицина экспертизасы бюросыннан алынган мәгълүматларга караганда, бу очракларның 63 проценты опиоидлар, аерым алганда, мәк саламы, әфьюн, 37 проценты синтетик наркотиклар һәм психотроп матдәләр куллануга бәйле булган. Фаҗигаләрнең күпчелеге республиканың Казан, Яр Чаллы, Әлмәт, Бөгелмә, Түбән Кама кебек эре шәһәрләрендә теркәлгән.

Былтыр сәламәтлек саклау органнары исәбеннән наркомания белән авырган 402 кеше алынган. Бу, 2014 ел белән чагыштырганда, 99 кешегә күбрәк. Әмма шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: 159 кешене сәламәтлеге яхшырып түгел, үлеме сәбәпле, исәптән чыгарганнар. Шул рәвешле, былтыр әлеге күрсәткечнең дә артуы күзәтелгән.

“Әлбәттә, бу билгеле бер дәрәҗәдә наркотикларның рәвеше үзгәрүгә дә бәйле булырга мөмкин. Оператив эшчәнлекнең шактый югары күрсәткечләренә карамастан, бу өлештә тискәре нәтиҗә алдык”, – дип белдерде ТР Премьер-министры. Әлеге мәсьәлә уңаеннан ул республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгына, Наркотиклар әйләнешен контрольда тоту буенча федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе һәм прокуратура белән берлектә, уртак киңәшмә уздыруны һәм бу проблеманың сәбәпләрен төгәл ачыклауны йөкләде.

Наркотик куллану очракларына юл куйган төнге клубларны яптырырга кирәк!

Бүген яшьләрнең күпләп ял итү урыннарында наркотик куллану очракларының ачыклану дәрәҗәсе шактый зур булып кала бирә. Соңгы дистә елда, хокук саклау органнары тарафыннан профилактик чаралар үткәрелүгә карамастан, кайбер учреждениеләрдә әлеге проблема һаман да уңай якка хәл ителми. Әйтик, былтыр төнге клубларда наркотик кулланган өчен 68 кеше административ җаваплылыкка тартылган. Фаяз Шабаев китергән мәгълүматлар шундый. Шунысы борчуга сала: әлеге очраклар төнге клубларга килүчеләр арасында гына түгел, бу төр учреждениеләрнең хезмәткәрләре арасында да фаш ителгән. Төнге клубларның аерым җитәкчеләре наркотикларның законсыз әйләнешенә юл куеп кына калмый, булышлык та күрсәтә, дип ассызыклады генерал-лейтенант Ф.Шабаев. Әйтик, былтыр башкала үзәк урамнарының берсендә урнашкан төнге клубта наркотиклар куллануның 27 очрагы беленгән.

Илдар Халиков бу уңайдан үзенең катгый позициясен белдереп, наркотиклар куллану очракларына юл куйган төнге клубларны яптыру заруриятенә басым ясады. “Минемчә, бу төр учреждениеләрне башта 30 көнгә, аннан бөтенләйгә яптыру өчен 27 очрак түгел, 1 очрак та җитә. Аларның эшчәнлеген туктату һәм хуҗаларын зур матди чыгымнарга дучар итү өчен нигезле сәбәпләр табачакбыз”, – дип кисәтте ул.

Сыйныфта 32 укучы булып, наркологик тестны шуның 28е генә уза икән, бу нәрсә турында сөйли?!

Искәртеп үтик: Татарстанда 2006 елдан бирле мәктәп укучылары һәм студентлар арасында наркотиклар куллану-кулланмауны ачыклауга юнәлтелгән тест үткәрү системасы гамәлдә. Узган ел нәтиҗәләре буенча, профилактик наркологик медицина күзәтүе аша Татарстан уку йортларында белем алучы 78 мең укучы һәм студент узган. Тикшерү республиканың Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт һ.б. шәһәрләрендә үткәрелгән. Аның барышында наркотик кулланган 18 үсмер ачыкланган. Шуларның 14е хәрби хезмәткә чакырылучыларны профилактик тикшерүләр барышында фаш ителгән, 4се – белем бирү йортларында.

Илдар Халиков наркотик матдәләр кулланучы затларны мөмкин кадәр иртәрәк стадиядә ачыклауны наркотикларга ихтыяҗ төшүнең мөһим факторларыннан берсе дип саный. Шулай да, ул хәзерге вакытта наркологик тестлау системасының камил булмавына игътибарны юнәлтте. “Әлеге эшчәнлекнең аңлаешлы дәрәҗәсенә ирешү турында сүз йөртү иртәрәк. Сыйныфта 32 укучы булып, наркологик тестны шуның 28е генә уза икән, бу нәрсә турында сөйли? Моның нәтиҗәсе нинди һәм ул нигә кирәк дигән шик туа. Мин аңлыйм: берьюлы республиканың барлык укучыларын, студентларын тулысынча колачлау мөмкин түгел. Әмма мәктәп сыйныфында яки студентлар төркемендә белем алучыларның барысы да тикшерелергә тиеш. Бу – мәҗбүри таләп. Юкса, бу тестлау түгел, профанация булачак”, – дип билгеләп үтте ТР Премьер-министры һәм бу мәсьәләдә чит илләр тәҗрибәсенә таяну заруриятен ассызыклады.

Илдар Халиков ТР Мәгариф һәм фән министрлыгына һәм Наркотиклар әйләнешен контрольда тоту буенча федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсенә әлеге проблемага аерым игътибар юнәлтүне һәм бу юнәлештә эшне системага салуны йөкләде.

Хөкүмәт башлыгы фикеренчә, иң беренче чиратта, республика районнарының һәм шәһәрләренең наркотик куллану очраклары фаш ителгән уку йотларына игътибар юнәлтү зарур.

Татарстанда наркоманиягә каршы көрәшнең мөһимлеген бик яхшы аңлаучы сәләтле яшьләр күп

Җинаятьчеләр, наркотик матдәләр белән сату иткәндә, мәгълүмати технологияләр мөмкинлекләреннән дә актив файдалана. Шуңа бәйле рәвештә, Наркотиклар әйләнешен контрольда тоту буенча федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе эшчәнлегенең тагын бер юнәлеше интернет-киңлек белән бәйле. Аерым алганда, былтыр идарә хезмәткәләре республика территориясендә наркотиклар тараткан сайтлар турында мәгълүмат урнаштырылган 497 интернет-ресурсны ачыклаган, шулардан 472се Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе тарафыннан ябылган. Калганнары – тикшерү стадиясендә. Ачыкланган сайтларны һәм интернет-кибетләрне оператив тикшерү барышында җәмгысе 398 наркоҗинаять фаш ителгән. Аерым алганда, аларның 4се контрабанда, 3се наркотабышларны легальләштерү белән бәйле булган. Фаяз Шабаев хисабында китергән мәгълүматлар шул хакта сөйли.

Интернет мөмкинлекләрен файдаланып, наркотиклар таратуга бәйле җинаятьтә шикле 160 зат тоткарланган. Татарстанның төрле шәһәрләрендә глобаль челтәр аша наркотик сату белән шөгыльләнгән оешкан җинаятьчел төркемнәргә карата кузгатылган 82 эш судка тапшырылган.

Илдар Халиков та наркотиклар турында мәгълүмат таралу проблемасына аерым тукталып, моның, нигездә, нәкъ менә Интернет челтәре ярдәмендә гамәлгә ашырылуына басым ясады. Бу уңайдан ул ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгына техник тәэминат ягыннан гына түгел, методологик тәэминат ягыннан да идарәгә ярдәм күрсәтүне йөкләде. ТР Премьер-министры бу эш шул исәптән яшьләргә юнәлтелгән конкурслар, грантлар системасы аша да башкарылырга тиеш дигән фикердә. “Стартаплар дигәндә, сүз акцияләр сату белән шөгыльләнә, икътисади юнәлешле башка мәсьәләләрне хәл итүгә юнәлтелгән стартаплар хакында гына бармый. Наркоманиягә каршы көрәштә стартаплар тагын да нәтиҗәлерәк була, җәмгыятькә күбрәк файда китерә ала”, – дип билгеләп үтте ул.

Бүген наркоманиягә каршы көрәшнең мөһимлеген бик яхшы аңлаучы сәләтле яшьләребез күп. Без аларга ярдәм итәргә, яшьләрне кызыксындырырга, бу эшкә тартырга тиеш. Киләчәктә исә алар тәкъдим иткән проектларны техник мөмкинлек буларак файдаланырга була, дигән фикердә Илдар Халиков.

Оешкан җинаятьчелеккә каршы тору Татарстан наркополицейскийлары эшчәнлегенең өстенлекле юнәлеше булып кала бирә

Татарстанда нарковазгыять үзгәрүгә, Наркотиклар әйләнешен контрольда тоту буенча федераль хезмәт һәм Татарстан Республикасы җитәкчелеге куйган бурычлар артуга бәйле рәвештә, җинаятьчелекнең оешкан төрләренә каршы тору, аларның икътисади нигезенә балта чабып, тамырын корыту, шулай ук республика территориясенә наркотиклар кертү каналларын ябу идарә эшчәнлегенең өстенлекле юнәлеше булып калачак. Быелга бурыч-максатлар билгеләндә, Фаяз Шабаев моңа кат-кат басым ясады. Хәер, узган ел дәвамында наркополицейскийлар бу юнәлештә шактый югары “уңыш” җыеп алуга ирешкән. Моның шулай икәнлеген ТР Премьер-министры да билгеләп үтте.

Республикада наркотиклар саклау, сату белән бәйле җинаятьләрне ачу турында сүз йөрткәндә, Наркотиклар әйләнешен контрольда тоту буенча федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе җитәкчесе түбәндәгеләрне бәян итте: былтыр ТР хокук саклау органнары тарафыннан төркем тарафыннан һәм оешкан формаларда кылынган 520 наркоҗинаять тикшерелгән. Бу, 2014 ел күрсәткечләре белән чагыштырганда, бер ярым тапкырга артык. Аларның күпчелеге, төгәлрәге 385е, югарыда телгә алынган идарә өлешенә туры килә.

Йолып алынган наркотиклар күләме, шулай ук наркотабышларны легальләштерү белән бәйле җинаять эшләре саны буенча да шундый ук катлаулы хәл күзәтелә. Былтыр республикада хөкем ителгән җинаятьчел наркоешмалар әгъзалары саны 23 процентка артып, 279га җиткән. Әлеге күрсәткеч буенча Татарстан – Идел буе федераль округында әйдәп баручы төбәкләр рәтендә. Әйтик, Башкортстанда бу сан 187не тәшкил иткән, Түбән Новгород өлкәсендә – 134, Самара өлкәсендә – 71. Cоңгы 3 елда гына да идарә тарафыннан 9 җинаятьчел наркооешма эшчәнлеге туктатылган. Мисалга, былтыр гыйнвар аенда башында “Лис” кушаматлы зат торган җинаятьчел наркооешманың 7 әгъзасына карата кузгатылган эш тикшерелеп судка тапшырылган. Алар спайсларның зур партияләрен Түбән Камада тараткан. Синтетик наркотикларның күпләп сатуга каралган партияләре йолып алынган. Июньдә наркооешма әгъзаларына карар чыгарылып, алар җәмгысе 75 елга, шул исәптән оештыручы 16 елга, катгый режимлы колониягә хөкем ителгән. Былтыр май аенда Мәскәүдән Алабугага, Менделеевскига һәм Төмән өлкәсенә яңа төр синтетик наркотиклар һәм психоактив матдәләр кертү белән шөгыльләнгән “6нчы микрорайон” төбәкара җинаятьчел оешманың 12 әгъзасына карата кузгатылган эш тә судка тапшырылган. Алардан синтетик наркотикларның бер тапкыр куллануга яраклы 400 мең (!) дозасы йолып алынган. Моннан тыш, Яр Чаллы, Мәскәү, Түбән Кама шәһәрләренә синтетика кертүнең һәм сатуның тотрыклы челтәрен булдырган “32нче комплекс” төбәкара җинаятьчел оешмага кергән 14 зат былтыр барысы бергә 123 елга ирегеннән мәхрүм ителгән. Наркооешма башлыгын суд 15 елга катгый режимлы колониягә хөкем иткән.

Шул рәвешле, 2015 ел дәвамында Татарстан наркополицейскийлары наркотиклар кертүнең 28 каналын ябуга ирешкән. Наркотиклар, нигездә, автомобиль һәм тимер юл транспорты, почта аша һәм Интернет челтәрен файдаланып, республикага кертелгән.

“Республикага дип әйтсәк тә, наркотиклар Татарстан аша күрше төбәкләргә дә кертелә. Былтыр Татарстан наркополицейкийлары көче белән татарстанлылыраның гына түгел, Россиянең күп санлы субъектларында яшәүчеләрнең тормышы да саклап калынды”, – диде Илдар Халиков.

Җыеп кына әйткәндә, ул республика хокук саклау органнары, шул исәптән идарә тарафыннан наркоҗинаятьчелеккә каршы тору юнәлешендә башкарылган эшне югары бәяләп, быел да шул ук рухта дәвам иттерүне йөкләде.

“Тәҗрибә шуны күрсәтә: бу төр җинаятьләрне профилактикалауның иң яхшы ысулы – реаль сроклар билгеләү һәм бу хакта актив рәвештә җәмәгатьчелеккә мәгълүмат ирештерү”, – дип ассызыклады ТР Премьер-министры сүзен йомгаклап.

news_right_1
news_right_2
news_bot