news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Нарколог махмырдан котылу чаралары турында сөйләде

Калдык алкоголь интоксикациясе нәтиҗәләрен минимальләштерү өчен Евгений Брюн кефир эчәргә һәм кайнар шулпа ашарга киңәш итте.

(Казан, 2 гыйнвар, «Татар-информ»). Махмыр вакытында, янә хәмер кулланып, үз хәлеңне яхшыртырга омтылу бик куркыныч. Шул турыда РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш психиатр-наркологы Евгений Брюн кисәтте. Бу хакта RT хәбәр итә.

«Бу үлем куркынычы белән бер, искесе эшкәртелеп бетмәгән килеш яңа хәмер куллану ярамый», - ди табиб һәм кеше организмының алкогольне эшкәртүгә өч көннән өч атнага кадәр вакыты китүен искәртте.

Калдык алкоголь интексикация нәтиҗәләренә каршы көрәшү өчен белгеч кефир,кайнар шулпа һәм тозлы кәбестә суы эчәргә тәкъдим итә.

Моннан тыш, янтарь кислотасы булган теләсә нинди препаратлар ярдәм итә ала. Ул, бигрәк тә аскорбин кислотасы белән бергә, алкогольнең таралуын тизләтә. Әмма ашказаны яки эчәклек авырулары булган очракта, бу матдә ярамый, дип ачыклык кертә эксперт.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100