news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Нарендра Моди: Һиндстан БРИКС кысаларында хезмәттәшлекне үстерүгә тулысынча әзер

Нарендра Моди: Һиндстан БРИКС кысаларында хезмәттәшлекне үстерүгә тулысынча әзер
Фото: © «Татар-информ», Сергей Бобылев, фотохост-агентство brics-russia2024.ru

БРИКС илләрен берләштерү якын киләчәктә глобаль проблемаларны хәл итәчәк. Мондый фикерне Казанда узган БРИКС саммитының киңәйтелгән утырышында Һиндстан премьер-министры Нарендра Моди белдерде.

«Соңгы елларда БРИКС күп нәрсәгә ирешә алды. Мин ышанам, якын арада бу оешма глобаль проблемаларны хәл итәргә мөмкинлек бирә торган тагын да нәтиҗәлерәк платформа булачак», - дип билгеләде ул.

Һиндстан премьеры шулай ук БРИКСка дөнья халкының 40 проценты һәм глобаль дөнья икътисадының 30 проценты туры килүен искәртте һәм оешма кысаларында башка илләр белән эшчәнлекнең төрле өлкәләрендә хезмәттәшлек итәргә теләвен белдерде.

«Һиндстан тулысынча БРИКС кысаларында хезмәттәшлекне үстерүгә йөз тота. Без үзебезнең төрлелегебезгә һәм күпполярлыгыбызга чын күңелдән ышанабыз, бу – безнең көч. Без кешелек дөньясына ышанабыз. Бу безгә киләчәк буыннар өчен тагын да яктырак киләчәккә ирешергә ярдәм итәчәк», - дип йомгаклады Моди.

Ул шулай ук саммитны оештырган өчен Россия Президенты Владимир Путинга рәхмәт белдерде һәм БРИКСка кушылган илләрне сәламләде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100