Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Нардуган бәйрәмендә күңел ачалар
Нардуган бәйрәмендә күңел ачалар
(Уфа, 28 декабрь, «Татар-информ», Фәнис Фәтхуллин). Соңгы елларда Башкортстанда халкыбызның борынгы бәйрәмнәренең берсе – Нардуганны шактый киң билгели башладылар. Республика районнарында һәм шәһәрләрендә иске елны озатып яңасын каршы алганда үткәрелүче бу мәдәни чара милли бәйрәм төсен ала. Узган елда Уфада үткән Нардуган бәйрәмендә татарлар белән башкортлар гына түгел, ә башкалада яшәүче башка төрки халыклар вәкилләре дә актив катнашты.
Быел да Башкортстандагы төрле төрки халыкларның милли-мәдәни үзәкләре Нардуганга җентекле әзерләнде. 29 декабрьдә үтәчәк матур бәйрәмне быел да Башкортстан халыклары Дуслык йорты оештыра. Нардуганда татар милли оешмалары һәм татар сәнгатькәрләре дә актив катнаша. Мәдәни чарада халкыбызның төрле милли уеннары һәм җыр-моң күп булачак. Йөзек салу уенын да искә төшереп алачак бәйрәмгә килүчеләр. Әлбәттә инде, бәйрәм сыйлары да күп әзерләнә бу көнгә. Милли ризыкларыбыз һәм хуш исле кайнар чәй белән сыйланып алгач, кәефләр тагын да күтәрелеп китә һәм җырламый да биеми ничек түзәсең инде!
Нардуган бәйрәмен быел татарлар күпләп яшәгән Дүртөйле, Чакмагыш, Яңавыл, Бакалы, Кушнаренко, Борай һәм Балтач районнарында да киң билгеләргә җыенулары мәгълүм. Авыл җирләрендә милли бәйрәмебез тагын да кызыклырак үтәчәк. Анда йөзек салу уеныннан тыш тагын байтак кына шаян йолаларыбыз бу бәйрәмне бизәячәк. Быел 2005 елның билгесе булган әтәчкә карап багу йоласын да уйнарга тиешләр. Менә шундый күңелле йолалар белән каршы ала Яңа елны Башкортстан татарлары.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз