news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Наратлык» шифаханәсе башлыгы Фоат Гатин вафат

«Татар-информ»га билгеле булганча, бүген төнлә «Наратлык» шифаханәсе генераль директоры һәм Республика клиник психиатрия хастаханәсенең элеккеге баш табибы Фоат Гатин вафат булган.

Фоат Гатин 1959 елда туган. 1982 елда Казан дәүләт медицина институтын тәмамлаган. Хезмәт эшчәнлеген Васильево район хастаханәсендә табиб-уролог буларак башлаган. 1985 елда Яшел Үзән үзәк район хастаханәсенең урология бүлеге мөдире итеп күчерелә. Ике елдан соң яңадан Васильевога кайта, ләкин инде җирле хастаханәнең баш табибының медицина өлеше буенча урынбасары вазифасына. 1988 елда Васильево территориаль медицина берләшмәсенең баш табибы итеп билгеләнә. Ун ел дәвамында Яшел Үзән районы халык депутатлары советының халык депутаты була.

1999-2010 елларда Фоат Гатин Республика клиник психиатрия хастаханәсенең баш табибы булып эшли, ә 2013 елдан «Наратлык» шифаханәсен җитәкли.

news_right_1
news_right_2
news_bot