news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Видео: Казан янындагы торак комплекста ир-ат хатын-кызга һөҗүм иткән

Татарстанның Питрәч районындагы Көек авылында торак комплекс янында ир-ат хатын-кызга һөҗүм иткән. Җирле интернет-берләшмәләрнең берсендә шул хакта мәгълүмат һәм видеоязма чыкты. Язмадан күренгәнчә, ниндидер гражданин хатын-кыз янына йөгереп килә, аны тукмарга керешә, аннары кисәк этеп җибәрә, нәтиҗәдә хатын-кыз асфальтка егыла.

ТР буенча Эчке эшләр министрлыгында «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итүләренчә, әлеге факт буенча тикшерү башланган. Җинаятьчене эзлиләр. Полиция хезмәткәрләре видеокүзәтү камералары язмаларын өйрәнә. Һөҗүм итүченең шәхесе ачыклана.

news_right_1
news_right_2
news_bot