Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Намуссыз көндәшлектән зыян күрүчеләр көрәшү юлларын белеп кенә бетермиләр – Д.Мөхәммәтҗанов
Намуссыз көндәшлеккә каршы тору институты чагыштырмача яңа, шулай да үсештәге юнәлеш, ди Россия монополиягә каршы федераль хезмәтенең ТР буенча идарәс
(Казан, 12 ноябрь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Намуссыз көндәшлектән зыян күрүчеләрдән гаризалар арта бара, андый очраклар күп, ләкин, “Конкуренцияне яклау турында”гы федераль закон 2006 елдан бирле гамәлдә булса да, көрәшү юлларын белеп бетермиләр.
Намуссыз көндәшлек мәсьәләләре турында бүген үзәк ММЧ журналистларына “Татмедиа” агентлыгында Россия монополиягә каршы федераль хезмәтенең (УФАС) ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Данир Мөхәммәтҗанов шулай дип белдерде. Аның сүзләренчә, әлеге законның 14 нче маддәсендә бу мәсьәләләр каралган, шуның буенча әлеге федераль хезмәт намуссыз көндәшлек өлкәсендә закон бозуларны ачыклап туктату юнәлешендә эшли. “Аерым алганда, намуссыз көндәшлеккә каршы тору институты чагыштырмача яңа, шулай да үсештәге юнәлеш. Билгеле бер тармакларда эшчәнлек алып бара торган хуҗалык итүче субъектлар еш кына намуссыз көндәшлекнең ни икәнен һәм аңа каршы ничек көрәшеп булуын белеп бетермиләр, шуңа күрә бу эшләр буенча идарәгә гариза белән мөрәҗәгать итүчеләр дә аз”, - дигән фикердә идарә җитәкчелеге вәкиле.
Д.Мөхәммәтҗанов сүзләренчә, интеллектуаль эшчәнлек нәтиҗәләре аңа хокукы булганнар тарафыннан патент белән раслана, бу, билгеле, үзләренең хокукларын, законлы мәнфәгатьләрен яклау һәм акча эшләү өчен кирәк, әмма патентланган товарларны, уйлап табышларны законсыз файдалану кебек намуссыз көндәшлек очраклары ешая бара. Идарәнең реклама һәм намуссыз көндәшлекне контрольда тоту бүлеге башлыгы Никита Корепанов китергән статистик белешмә буенча, бүлеккә шушы 2 мәсьәлә буенча быел 10 айда 304 гариза кергән булган, шуларның 26сы намуссыз конкуренциягә кагыла – бу диңгездәге сыңар тамчыны хәтерләтә. Гаризалар исә Мәскәү, Казан калалары хуҗалык итүче субъектларыннан алынган. Данир Мөхәммәтҗанов шулар хакында шәрехләп, 26 гаризаның 17се буенча югарыда телгә алган законның 14 нче маддәсе буенча тикшерү эшләре кузгатылган һәм алар саны былтыргы кадәр чама булуын, нәтиҗәдә, 12се буенча карарлар кабул ителеп, штрафлар салынганлыгын белдерде. Идарәнең 7 карары суд тәртибендә шикаятьләнгән, аларның 2сен суд кире каккан. Барысы 9 административ эш каралып, 660 мең сум күләмендәге гомуми суммада штраф салынган.
Аерым алганда, идарә автоиминиятләштерү компанияләренең берсенә карата, иминият премиясе суммасын законсыз киметкән өчен, административ эш кузгатып, аның намуссыз көндәшлектә фаш иткән. Тикшерә торгач, контракт төзелгән әлеге компания контракт бәясе хисапларына кагылышлы дөреслеккә туры килмәгән белешмәләр биргәнлеге, төгәлрәге, ТР Хөкүмәтенең 739 нчы күрсәтмәсе белән расланган иминият премиясе суммасын киметкәнлеге ачылган.
Икмәк-күмәч пешерү предприятиеләренең берсе товар билгесен икенче бер икмәк пешерү предприятиесе файдаланган, товарга хокуклының гаризасы нигезендә соңгысына 100 мең сум күләмендә штраф салынган. Лифтларга хезмәт күрсәтү компаниясе үзенең көндәше турында ялган белешмә тараткан, ягъни эшчәнлек абруена зыян китергән, нәтиҗәдә, кайбер фирмалар соңгысы белән килешүләрен өзгән. Идарә тикшереп, беренчесенә 100 мең сум, ә вазифаи затына 12 мең сум штраф түләттерү турында карар чыгарган һәм алар зыян күргән якка бүген түләнгән. Проектлау оешмасы патентланган әзер модельне законсыз һәм бозып файдаланган, сайтларның берсе товар билгесен законсыз файдаланган, элемтә операторы абонентларга кергән траффик өчен акча күчертү юлы белән маркетинг программасы үткәргән һ.б.
Иң мөһиме, намуссыз көндәшлектән зыян күрүче, мәсәлән, бәхәсле патентка хокук иясе Россия монополиягә каршы федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсенә гариза белән мөрәҗәгать итәргә һәм дәлилләрен китерергә тиеш. Ул исә 1-2 ай эчендә карала, гариза буенча эш ачудан баш тартылмаса, карар чыгарганчы 9-12 ай да үтәргә мөмкин. Хокукый дәүләттә яшибез, димәк, хокукларыңны яклый да белергә кирәк, моның өчен зыян күрүчедән әллә ни күп нәрсә таләп ителми, дигән фикердә Татарстанның монополиягә каршы хезмәте вәкилләре.
Журналистларның исә үзләре эшләгән өлкәгә кагылышлы проблемаларны хәл итү юллары кызыксындырды. Мисалга, газеталарның берсендәге язмасында журналист балалар шигыреннән берничә юлны файдаланган, шушы шигырьгә хокукы булган зат хәзер судка биргән. Бу очракта нинди җәза көтәргә? Мондый очракларда хуҗалык итүче субъектка 100-500 сум, вазифаи затка 12 мең сум штраф каралган, ләкин аерым карап тикшерү кирәк, чөнки шигырьгә хокукы булган зат зыян күргәнме-юкмы икәнен раслый аламы? Һәрхәлдә, мәсьәләне җентекләп тикшерү кирәк, дип киңәш иттеләр “Татмедиа” кунаклары. Шулай ук ММЧның бер-берсеннән материал урлавы, клон сайтлар барлыкка килү мәсьәләләре дә кузгатылды. Соңгысы буенча монополиягә каршы тору идарәсенә гариза китергәнче, башта андый сайт булуын нотариуста раслату таләп ителә, чөнки гариза тикшерелә башлаганчы ул сайтны яки урланган мәгълүмат-белешмәне алып ташлаулары бар, дип киңәш итте Д.Мөхәммәтҗанов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз