Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Намуссыз көндәшлекнең күпкырлы мәсьәләләре түгәрәк өстәлдә каралачак
Ул Россия монополиягә каршы федераль хезмәтенең (ФАС) Казандагы укыту-методика үзәгендә үткәреләчәк
(Казан, 12 ноябрь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Интеллектуаль эшчәнлек нәтиҗәләренә махсус хокук алу һәм файдалануга бәйле намуссыз көндәшлек; андый көндәшлекне ачыклауда, киртә куюда хокукый проблемалар һәм соңгысы буенча карала торган эшләр буенча расламалар; товар билгеләрен, патентланган объектларны, домен атамаларын һәм юридик затның фирма атамасын, коммерциядә билгеләнешен файдалануга бәйле намуссыз көндәшлек.
14 ноябрь сәгать 10да Россия монополиягә каршы федераль хезмәтенең (ФАС) Казандагы укыту-методика үзәгендә (Оренбург тракты, 24) әлеге хезмәтнең ТР буенча идарәсе шундый мәсьәләләр буенча түгәрәк өстәл утырышы уздыра. Бу хакта бүген “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгында уздырылган матбугат конференциясендә билгеле булды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз