Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Намуссыз банк хезмәткәрләре гомерлеккә һөнәрләреннән читләштерелергә мөмкин
Хәзерге вакытта һөнәрдән читләштерү иң күп дигәндә 5 ел тәшил итә, ә Россия Банкының “кара исемлеге”ндә 6 меңнән артык кеше исәпләнә.
(Казан, 13 февраль, “Татар-информ”, Айрат Мөхәмәдьяров). Россия Федерациясе Финанс министрлыгы һәм Россия Банкы законга банклары банкротлыкка чыккан хуҗаларны үз һөнәрләреннән гомерлеккә читләштерү турында төзәтмәләр эшли. Бу хакта “Известия” хәбәр итә.
Хәзерге вакытта яңа төзәтмәләр буенча кайсы банк хезмәткәрләре җәзага тартылачагы тикшерелә. Финанс министрлыгы бу җәза бары кредит оешмасының топ-менеджментына гына кагылырга тиеш дип саный. Россия Банкы исә җаваплылар исемлегенә гади банк хезмәткәрләрен дә кертергә тәкъдим итә. Мисал итеп, гади банк хезмәткәрләренең дә зур финанс махинацияләрендә катнашулары китерелә.
“Һөнәреннән читләштерү вакыты банкротлыкка чыккан банкның кредит һәм вклад кертүчеләрне югалту масштабына бәйле булачак”, - дип хәбәр иткән Финанс министрлыгы вәкиле. Хәзерге вакытта һөнәрдән читләштерү иң күп дигәндә 5 ел тәшил итә, ә Россия Банкының “кара исемлеге”ндә 6 меңнән артык кеше исәпләнә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз