news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Намазга мәхәббәт, ирекле тормыш, гаилә кору: Рөстәм хәзрәт бала тәрбияләү хакында сөйләде

Әти-әнинең балалар алдындагы иң мөһим бурычларыннан берсе яхшы тәрбия бирү санала. Балада дингә мәхәббәтне ничек дөрес итеп уятырга? Аны өй эшләренә кайчаннан өйрәтә башларга кирәк? Бу һәм башка сорауларга «Татар-информ»га биргән интервьюсында Казанның «Гаилә» мәчете имамы Рөстәм Хәйруллин җавап бирде.

Намазга мәхәббәт, ирекле тормыш, гаилә кору: Рөстәм хәзрәт бала тәрбияләү хакында сөйләде
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

«Балалар гаилә корганчы, алар өчен әти-әни җаваплы»

– Рөстәм хәзрәт, балага лаеклы тәрбия бирү бурычына ислам динендә нинди игътибар бирелә?

– Балалар туып, үсеп җиткәнче, гаилә корып җибәргәнче, без әти-әни буларак алар өчен тулысынча җаваплы. Безнең өстә матур исем кушу, яхшы тәрбия һәм яхшы белем бирү бурычы ята. Бала туган беренче көннәрдән үк, хәтта әнисенең карынында вакытта ук, бездән тәрбия ала башлый.

Ул бернәрсә дә аңламый кебек тоелырга мөмкин. Әмма әти-әнисе, якыннары ничек сөйләшә, без бер-беребезгә кычкырабызмы, өйдә сүгенәбезме, гөнаһ кылабызмы – бала моның барысын да үзенә сеңдереп бара. Психологлар баланы тәрбияләргә кирәкми, ул барыбер сезнең копиягез булачак, дип юкка гына әйтмиләр. Әгәр без балага яхшы тәрбия һәм белем бирсәк, моның өчен савап алачакбыз. Моны эшләмәсәк, безгә гөнаһ язылачак.

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

– Баланы ничә яшьтән намаз укырга өйрәтергә кирәк?

– Борынгы китапларның берсендә гыйбрәтле бер вакыйга бәян ителә. Бер егетнең улы туган да, ул сөенеп имам янына йөгереп килгән. «Имам, минем балам туды. Аны кайчаннан тәрбияли башларга кирәк?» – дип сораган. Имам моңа елмаеп кына: «Улым, син инде тугыз айга соңга калгансың», – дип җавап кайтарган. Мәсәлән, әни кеше баланы күкрәгенә салганда ук «Бисмилләһ» дип әйтергә тиеш.

Намаз кебек мәҗбүри гамәлләргә балаларны җиде яшьтән өйрәтү хәерле. Ун яшьтән башлап исә догаларны сезнең белән бергә укуын таләп итәргә тырышыгыз. Әмма беркайчан да чиктән узмагыз, чөнки без башта балада уразага, намазга карата мәхәббәт тәрбияләргә тиеш. Балада: «Мине әтием мәҗбүр итте, әнием мәҗбүр итте», – дигән фикер калырга тиеш түгел. Югыйсә, ул безнең янда булганда гына укыр. Ә без булмаганда моны эшләмәс.

Совет заманында үз әбиләрен искә алып: «Без әби белән иртән иртүк торып сәхәр ашый идек», – дип сөйләгән әбиләр истә калган. Ул вакытта ачлык заманы булган, әмма әби кеше сәхәргә карата мәхәббәт уята алган. Әйе, кайбер балалар уразаны ярты көн генә тота, кемдер тәм-том ашаудан гына тыелып тора, кемдер башкача эшли. Әмма безгә баланың: «Булды, мин әзер, мин үзем укыячакмын, үзем дога кылачакмын», – дип әйтерлек итеп мәхәббәт тәрбияләргә кирәк.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

– Балаларда ислам диненә мәхәббәтне ничек дөрес итеп уятырга?

– Бу очракта безнең өчен иң беренче үрнәк – Пәйгамбәребез саләллаху галәйһи вә сәлләм. Ул һәрвакыт һәр бала белән аның үз телендә сөйләшкән. Менә аның тәрбия бирү үрнәге. Пәйгамбәр саләллаху галәйһи вә сәлләмның оныклары Хәсән белән Хөсәен исән вакытта мондый очрак була. Бервакыт алар тәһарәт алырга керәләр һәм урта яшьләрдәге бер ир-атның тәһарәтне дөрес алмаганын күреп алалар. Исегезгә төшерәм, болар Пәйгамбәр саләллаху галәйһи вә сәлләм оныклары. Алар бу ирне моның өчен шелтәли дә алган булырлар иде, ләкин алар өчен Пәйгамбәр саләллаху галәйһи вә сәлләм үрнәк булган. Шулвакыт Хәсән Хөсәенгә: «Кара әле, мин ялгышаммы әллә? Башта бит кулларны юарга, аннары авызны, борынны чайкарга кирәк», – дип әйтә. Ул моны махсус рәвештә кычкырып сөйли, теге ир дә моңа игътибар итә һәм алар артыннан кабатлый башлый, шуннан соң гына ул үзе нәрсәнедер дөрес эшләмәгәнен аңлап ала.

Шуңа күрә без баланы исламга мәхәббәткә берничек тә җәза ярдәмендә китерергә тиеш түгелбез.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

«Пәйгамбәребез балаларына, оныкларына беркайчан кул күтәрмәгән»

– Бала сүз тыңламаса, нишләргә? Аңа җәза бирергә ярыймы?

– Без яңадан Пәйгамбәребез саләллаху галәйһи вә сәлләмгә әйләнеп кайтабыз. Пәйгамбәр саләллаху галәйһи вә сәлләм үз балаларына, оныкларына беркайчан кул күтәрмәгән. Шуңа күрә исламда мондый тәрбия ысулы бөтенләй тыела. Без беркайчан да бу юлга басарга тиеш түгел. Әмма җәмгыятьнең барыбызга да нинди йогынты ясавын да аңлап торабыз.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Үсмер чакта кайбер балалар әти-әниләре белән каршылыкка керә, алар өлкән буынга каршы чыга башлый, алар инде үзләре дә акыллы... Әмма җәмгыять бар, сыйныфташлары, якын дуслары бар. Димәк, аның игътибарын үзенә уңай йогынты ясарлык, дөрес юл күрсәтерлек мохиткә юнәлтергә кирәк.

Әлбәттә, ул безне ишетми башлый, чөнки ул инде үскән, әбисен дә, бабасын да тыңламый. Ул үз яшьтәшләрен яисә интернеттагы ниндидер блогерларны гына ишетә. Димәк, баланы дөрес юнәлешкә кертеп җибәрергә кирәк. Ул үзе тыңлаячак һәм ишетәчәк кешеләргә игътибар итсен.

«Балаларны орышмагыз»

– Баланы өй эшләренә ничә яшьтән өйрәтә башларга кирәк?

– Балалар кечкенә чакта, бәлки, сез дә игътибар иткәнсездер, кызлар, мәсәлән, чүпрәк алып идән юарга маташа. Әйе, әнисе аннары ул идәннәрне яңадан юып чыгачак, әмма монда тыярга түгел, ә мактарга кирәк. Яки, мәсәлән, малай кадаклар алган да аларны идәнгә кагып куйган ди. Әлбәттә, без аны орышсак, ул гомерендә бүтән чүкечкә кагылмаска мөмкин. Шуңа күрә орышырга түгел, ә яхшылап кына аңлатырга кирәк: «Күрәсеңме, син бу кадакларны идәнгә каккач, алар зыян китерә. Әйдә, без аларны моннан алыйк, ә менә монда синең белән бергәләп кагарбыз», – дип әйтү дөресрәк. Ягъни үз үрнәгеңдә күрсәтеп өйрәтергә кирәк, ә тыярга һәм орышырга ярамый.

Без хәләл һәм яхшы юлга өйрәтергә тиеш, әмма тыелган юл белән барырга ярамый. Шуңа күрә балаларны беркайчан да орышмагыз. Аңа идән юарга ошый икән – юсын.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

– Еш кына әти-әниләр балаларын, хәтта алар үсеп җиткәч тә, чиктән тыш кайгыртып торалар. Баланы инде ирекле тормышка җибәрергә вакыт җиткәнен, аның инде зур һәм мөстәкыйль икәнен әти-әнигә ничек аңларга?

– Безнең «Гаилә» мәчете каршында танышу хезмәте эшли. Бервакыт якынча 70 яшьләрдәге әни кеше үзенең 50 яшьлек улын җитәкләп танышу хезмәтенә алып килде. Монда, мөгаен, безгә балабызның, улыбыз яки кызыбызның үсеп җиткәнен көтеп утырырга кирәкмидер. Дәүләт балаларыбызны бераз мөстәкыйльлеккә өйрәтер өчен безгә бик күп мөмкинлекләр бирә. Мәсәлән, балалар лагерьлары бар, хәзер мәчетләр каршында да лагерьлар эшли, дөньяви лагерьлар да җитәрлек. Шуңа күрә балаларны лагерьларга, әби-бабайларына җибәрегез, алар мөстәкыйль булып үссеннәр.

Унсигез яшь тулгач кына: «Улым, сау бул», – дип әйтергә ярамый. Чөнки ул белми, бу дөньяны күрмәгән, кешеләр белән аралаша алмый, ә без аны шушы дөньяга чыгарып җибәрәбез. Шуңа күрә без аны тормышка балачактан ук әзерли башлыйбыз.

– Бала инде үсеп җиткән, әмма аның һич тә гаилә корасы килми торган очраклар да була. Мондый вакытта әти-әниләр аңа ничек тәэсир итә ала?

– Без улыбызга яки кызыбызга бүтәнчә тәэсир итә алмаячагыбызны аңларга тиеш. Бары тик чәй эчә-эчә утырып сөйләшергә генә кала. Без бит аның ни өчен өйләнергә теләмәгәнен белмибез. Бәлки, чынлап та, аның ниндидер авырлыклары бардыр. Хәзерге буын, үзегез күрәсез, гел телефонда, чатларда утыра. Очрашуга килгәч, кафеда бер-берсенә карап утыралар да бетте. Тормышта алар аралаша алмыйлар. Нәрсә әйтергә соң? Интернетта ул батыр, әйе, ә менә монда булдыра алмый. Шуңа күрә, мөгаен, без аны менә шундый аралашуга өйрәтә алырбыз.

«Татар-информ»

news_right_1
news_right_2
news_bot