Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Намаз укырга өйрәтә торган махсус мобиль кушымта гамәлдә
Аны “Хузур” нәшрият йорты чыгарган
(Казан, 15 гыйнвар, “Татар-информ”). Татарстандагы “Хузур” нәшрият йорты намаз укырга өйрәнергә теләүчеләр өчен махсус мобиль кушымта чыгарды. Моңарчы ул тест режимында сынау узды һәм уңышлы дип табылды.
Кушымта атаклы дин галиме, тел белгече, педагог, җәмәгать эшлеклесе Әхмәдһади Максудиның (1868-1941) “Гыйбадәте исламия” китабына нигезләнеп эшләнгән.
Әлеге хезмәттә исламның 5 баганасының мәгънәсе һәм үтәү үзенчәлегенә аңлатма бирелә. “Гыйбадәте исламия” (1892) китабы бөтен бер тарихи чорны алып тора: ул хәтта гарәп теленә тәржемә ителеп, Мисыр мәктәпләрендә дәреслек булып та кертелә. Бездә исә – 1917 нче елгы революциягә кадәр – дәүләт мәктәпләрендә гомум кабул ителгән дәреслек булган. Әлеге китап, төп кулланма буларак, хәзер дә мөселман уку йортларында кулланыла. Дәреслектәге төп темалар – гакыйдә, тәһарәт, намаз, ураза, зәкят, хаҗ һәм көндәлек догалар.
2013 елда “Хузур” нәшрият йорты бу китапны янәдән 20 мең тираж белән рус һәм татар телләрендә бастырды, дип хәбәр итә ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте.
Кушымтаны http://www.1mobile.com.ru/com-disoft-namas-1816268.html сылтамасы аша кереп карарга мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз