Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Намаз укырга өйрәнергә теләүчеләр өчен «Ислам. Беренче адымнар» дәресләре башлана
Татарстан мөселманнары Диния Нәзарәте намаз укырга һәм Ислам дине нигезләренә өйрәтүче «Ислам. Беренче адымнар»ның 18нче сезонына тыңлаучылар җыя башлады. Укулар 2026 елның 3 октябрендә башланачак. Шәкертләр кыска вакытлы популяр курс дәвамында – 8 гадәти дәрес эчендә (атнага бер тапкыр) – намаз укырга һәм Ислам дине нигезләренә өйрәнә алачак. Дәресләр – түләүсез. Курсларга язылу башланды, дип хәбәр итә ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте.
Беренче кереш дәрес 2026 елның 3 октябрендә Нәзарәт бинасында (Габдулла Тукай ур., 38) иртәнге сәгать сигездә (8:00) узачак. Дәресләрне мөфтиятнең волонтер яшьләр хәрәкәте вәкилләре алып барачак. Аерым алганда, «Ислам. Беренче адымнар» проектында катнашучыларны мөселман кешесе өчен иң төп белемнәр белән таныштырачаклар – госел һәм тәһарәт алу; намаз уку; гакыйдә; сира – Мөхәммәд пәйгамбәрнең с.г.в. тормышы; ураза тәртипләре.
Ислам динендә беренче адымнарын ясаучылар – ир-атлар һәм хатын-кызлар һәр атнаны шимбә көнне иртәнге сәгать 09.00дән көндезге сәгать 12.00гә кадәр Казанның Галиев мәчетенә (Габдулла Тукай ур., 40) җыелачак. Ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен дәресләр аерым узачак. 17 яшь һәм аннан өлкәнрәк укучыларны көтеп калабыз. Укулар татар һәм рус телләрендә алып барылачак.
Соңгы дәрес – 28 ноябрьдә – ул көнне Коръән мәҗлесе, курсларга йомгак ясау, сертификатлар тапшыру көтелә.
Курсларда катнашу өчен шушы сылтама буенча кереп теркәлергә яки +7 (843) 237-86-18 телефоны буенча шалтыратырга кирәк.
- «Ислам. Беренче адымнар» проекты – ислам дине кушканча яшәргә теләүче, әмма 5 ел дәвамында мәчет каршындагы курсларга йөрергә мөмкинлеге булмаган кешеләр өчен махсус оештырыла.
- «Ислам. Беренче адымнар» проекты Татарстан мөфтияте тарафыннан 2018нче елда тормышка ашырыла башлады. Унҗиде сезон дәвамында әлеге курсларда 1900гә якын кеше белем алды һәм намазга басты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз