Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Илшат Әминов Кытай белән телетапшырулар алмашырга чакырды
Татарстан вәкилләре 11-13 ноябрьдә Кытайның Урумчи шәһәрендә уза торган «Один пояс, один путь» документаль фильмнар форумында катнаша. Республиканы «Татарстан -Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов һәм «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков тәкъдим итә.
Форум Ефәк юлы буендагы төбәкләрнең экологик төзелешенә һәм үсешенә багышланган. Ул Урта Азия, Европа, Кытай һәм башка төбәкләрдән телевидение вәкилләрен, медиатармак җитәкчеләрен, продюсерларны һәм документаль кино авторларын берләштерде.
Форумны ачу тантанасында Илшат Әминов Татарстанның Ефәк юлы белән тарихи бәйләнеше һәм халыкара хезмәттәшлекнең әһәмияте турында сөйләде.

Әминов, Кытай Халык Республикасы Рәисе Си Цзиньпинның Казанга БРИКС саммитына килгәч, Идел буе Болгар дәүләте аша Европа белән сәүдә иткәндә шәһәрнең тарихи әһәмияте турында әйткәнен искә төшерде. Телекомпания башлыгы сүзләренчә, Татарстан өчен мондый халыкара проектта катнашу аеруча мөһим.
Ул шулай ук соңгы вакытта документаль кинога җитәрлек игътибар бирелмәвен таныды һәм әлеге юнәлешне активрак үстерергә ниятләвен белдерде. Әминов яшь буын өчен сыйфатлы контент булдыру зарурлыгын аерым искәртте.
Әминов шулай ук Татарстан белән Синьцзян арасындагы медиахезмәттәшлек перспективалары турында белдерде. Аның сүзләренчә, Татарстан телеканаллары Кытай төбәге һәм анда яшәүчеләр турында программалар күрсәтергә әзер, шулай ук җирле каналларда Татарстан турында фильмнар һәм тапшырулар күрү теләге дә бар.

«Без бу процессны әле генә башладык. Һәм бездә мондый контент барлыкка килүгә бик шатмын. Без киләчәктә дә Синьцзян, аның кешеләре турындагы тапшырулар безнең каналларда да күрсәтелсен өчен тырышачакбыз. Сезнең каналларда Татарстан турында тапшырулар барлыкка килүен теләр идек – бу бай, куәтле, бик нык үсеш алган республика, Россиянең терәк төбәкләреннән берсе», – дип билгеләп үтте ул.
Илшат Әминов медиакуллануның үзгәрүенә һәм яшь буынның кызыксынуларына аерым тукталды. Аның фикеренчә, бүген кыска видеоформатта эмоциональ, танып белү контенты булдыру аеруча мөһим.

Бүген, 12 ноябрьдә, форумның презентация программасы кысаларында «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков медиакомпанияне тәкъдим итәчәк, аның эшчәнлеге, мөмкинлекләре һәм проектлары турында сөйләячәк.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз