news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Дәүләт автоинспекциясе уку елы алдыннан юл йөрү кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлеген искәртте

Дәүләт автоинспекциясе уку елы алдыннан юл йөрү кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлеген искәртте
Татарстан Дәүләт автоинспекциясе идарәсе башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Айрат Сәмигуллин
Фото-скриншот: © Татарстан Дәүләт автоинспекциясе

Татарстан Дәүләт автоинспекциясе идарәсе башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Айрат Сәмигуллин уку елы алдыннан республика халкына мөрәҗәгать итте. Ул җәйге каникуллар тәмамлануга бәйле рәвештә юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлеген искәртте.

Айрат Сәмигуллин Татарстанда балалар арасында юл-транспорт травматизмын кисәтү буенча киң масштаблы «Игътибар – балалар!» чарасы узуын билгеләп үтте. Автоинспекторлар балигъ булмаган пассажирларны йөртү һәм машина йөртүчеләрнең җәяүлеләргә өстенлек бирмәве белән бәйле юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очракларын кисәтү буенча профилактик чаралар үткәрергә, юл хәрәкәтенең яшь катнашучылары белән профилактик эш оештырырга, ата-аналар җыелышларында һәм педагогик коллективлар белән очрашуларда катнашырга ниятли.

«Мин транспорт чаралары белән идарә итүчеләргә мөрәҗәгать итәм: торак зоналарында, мәгариф оешмалары янында, алар янындагы территорияләрдә һәм балалар күп йөри торган урыннарда тизлекне киметергә һәм яшь җәяүлеләрнең көтмәгәндә юлга килеп чыгуына әзер булырга кирәк. Җәяүлеләр кичүе, маршрут транспорт чаралары тукталышлары һәм ишегалларыннан чыгу урыннары янындагы участокларга аеруча игътибар бирергә кирәк. Яңа уку елы балаларыбыз өчен шатлыклы, нәтиҗәле һәм, иң мөһиме, имин булсын!», — диде Сәмигуллин.

news_right_1
news_right_2
news_bot