news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Нәҗип Җиһановның туган көненә багышланган концерт була

22 гыйнварда Казанның «Мәскәү» мәдәни үзәгендә Казан консерваториясенә нигез салучы, Дәүләт симфоник оркестрын оештыручы һәм күпсанлы симфоник әсәрләр авторы композитор Нәҗип Гаяз улы Җиһановның туган көненә багышланган концерт була.

Беренче бүлек программасына Нәҗип Җиһановның симфония һәм балетларыннан өзекләр кергән. Икенче бүлек, бөек композиторның туган көненә бүләк буларак, яшь композиторлар музыкасыннан тора.

Беренче бүлектә Нәҗип Җиһановның «Әкият», «Зюгра» балетыннан адажио, «Нжери» балетыннан бию, «Сабантуй» 2нче симфония, 3 бүлек, 5нче симфония 2нче бүлек, 6нчы симфония, 2 бүлек, 7нче симфония, 3 бүлек тәкъдим ителәчәк.

Икенче бүлектә Е.Шипованың кыллы квартет өчен «Әкият сюитасы», Р.Кәлимуллинаның «Иртәнге пейзаж», «Якты өмет», М.Хәйруллинаның «Муса. Моабит» спектакленнән җырлар, А.Ниязовның «Әллер яр», «Сузге» балет-поэмасыннан биюләр, «Бәхет елы» спектакленнән миниатюралар, А.Кулаковның «Татар сюитасы, Э.Низамовның «Кара пулат» операсыннан «Акчарлаклар» кызлар биюе, Милли музыка оркестры, «Бәйрәм» фольклор ансамбле, Милли музыка оркестры квартеты чыгышы тәкъдим ителәчәк.

Концертта Альбина Хөснетдинова (вокал), Евгения Ермакова (виолончель), Чулпан Сәйфулина (вокал), Миләүшә Ногманова (вокал), Ләйлә Сабирова (флейта), Салават Санатуллов (тромбон), Алинә Ибраһимова (фортепиано), Евгений Батаев (фортепиано) да чыгыш ясаячак. Дирижёр Эмиль Кадыйров, сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижёр Айдар Ниязов.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100