Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Нәҗип Бәдретдинов: Мине иң борчый торган әйбер – көйне бозып җырлау
«Элекке җырларны җырлыйм дисәң, оригиналын яхшылап өйрәнергә кирәк. Нотасын табып, кемнәр язганын белеп, нәрсә турында икәненә төшенеп, нинди стильдә җырланганын аңлап, югары дәрәҗәдә башкару мөмкин», - ди музыкант.
Татарстанның атказанган артисты, «Җырлыйк әле» телетапшыру авторы, мөхәррире, музыкант Нәҗип Бәдретдинов көйне бозып җырлаучыларга шелтә белдерде.
«Мине иң борчый торган әйбер – көйне бозып җырлау. Бу бит – бөтенләй башка сыймаслык әйбер. Әле аны «профессор»лар бозып җырласа, аларга ияреп, халык та шулай җырлый башлый. Шелтә ясасаң, «шул кеше шулай җырлый бит» дип җавап бирәләр. Элекке җырларны җырлыйм дисәң, оригиналын яхшылап өйрәнергә кирәк. Нотасын табып, кемнәр язганын белеп, нәрсә турында икәненә төшенеп, нинди стильдә җырланганын аңлап, югары дәрәҗәдә башкару мөмкин», - диде ул «Татар-информ»га биргән әңгәмәсендә.
Уңай мисал буларак, ул Филүс Каһировны әйтте. «Ул Илһам Шакиров җырларын җырлый. Аның бик матур килеп чыга. Бу очракта хуплыйм гына. Булдыра алмаган кешеләрнең җырлавы күңелне тырный гына. «Эх, нишләп җырлый икән бу моны?» – дип уйлыйсың», – диде Нәҗип Бәдретдинов..
Музыкант фикеренчә, хәзер җырны теләсә кем яза ала. «Шыңшып» күрсәтә дә, аңа музыкант аранжировка ясый. Шуны «җыр» дип тәкъдим итәләр. Менә шундыйлардан котылу чарасын табарга кирәк. Массакүләм чаралар аларны бирмәсен иде, дигән теләк бар. Ләкин алар шул юл белән акча эшли. Димәк, Татарстан Хөкүмәте өчен милли җырларыбыз белән халыкны тәрбияләүгә караганда әрсез җырчыларның ротация өчен түләгән тиеннәре кыйммәтрәк булып чыга», – диде ул.
«Тагын бер ямьсез күренеш – җырны сатып алу. Җыр чыккан, халыкка кергән икән, син аны бернишләтә алмыйсың, ул – халыкныкы. Аны чыгарган авторларга һәм беренче башкаручыларга рәхмәт әйтеп, алга таба яшәтергә кирәк. Җырны сатып алу – булдыксыз кешенең эше, дип уйлыйм. Рус халкы белән чагыштырганда, татар халкы күпсанлы түгел, үзебезнең җырларны тыйган булып, низаг оештырып, талашып яту безне бер дә бизәми», - дип саный ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз