news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Наина Ельцина Татарстанның беренче Президентына котлау телеграммасы юллаган

"Безнең илдә чын федератив мөнәсәбәтләр төзүгә сезнең өлешегез Россиянең яңа тарихы дәреслекләрендә лаеклы чагылыш табачагына ышанам”, диелә анда.

(Казан, 19 гыйнвар, “Татар-информ”). Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевне 80 яшьлек юбилее белән котлап, Наина Ельцина телеграмма юллаган, дип хәбәр ителә республика Хөкүмәтенең рәсми порталында.

"Без Сезнең белән инде 25 ел таныш, ул еллар минем өчен, бөтен гражданнарга кебек, гади генә булмады. Сез Татарстанның беренче президенты буларак Россиянең беренче президенты белән Мәскәү һәм төбәкләр арасында яңа мөнәсәбәтләргә нигез салдыгыз. Бу мөнәсәбәтләр тигез хокуклы, үзара хөрмәткә һәм файдага корылган булырга тиеш иде. Сезнең тырышлык белән алар шундый булды да. Безнең илдә чын федератив мөнәсәбәтләр төзүгә Сезнең өлешегез Россиянең яңа тарихы дәреслекләрендә лаеклы чагылыш табачагына ышанам”, - диелә телеграммада. Россиянең беренче Президенты Борис Ельцинның хәләл җефете Наина Ельцина Татарстанның беренче Президентына сәламәтлек, гаиләсенә иминлек, куанычлы көннәр теләгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot