Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Наина Ельцина: Сез кунакларга шат, ә бу һәрвакыт сизелеп тора
Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Россиянең беренче Президенты Борис Ельцинның хатыны белән очрашты.
(Казан, 4 март, «Татар-информ»). Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Россиянең беренче Президенты Борис Ельцинның хатыны Наина Ельцина һәм аның кызы Татьяна Юмашева белән очрашты, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
Наина Ельцина традиция буенча Казанда узган Ельцин кубогына егетләр һәм кызлар арасында халыкара теннис турниры кунагы булды. Ул Россия Теннис федерациясе президенты Шамил Тарпищев белән бергә ярышларда җиңүчеләргә һәм призерларга бүләкләр тапшырды.
Минтимер Шәймиев Наина Ельцинага борынгы Болгар шәһәрен һәм Зөя утрау-шәһәрен торгызу проектын гамәлгә ашыру турында сөйләде. 2011 елда ук РФ Беренче Президентының хатыны ТР тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен торгызу Республика фонды хәйриячеләренең берсе булды .
Кунак шулай ук иренең исемен йөртүче теннис турнирының халыкара статуска ия булуын һәм шуңа бәйле рәвештә уенчыларны үзенә җәлеп итә башлавын аерым билгеләп үтте. «Миңа кайбер уеннар өч сәгатьтән артык барды, диделәр. Һәр кешенең җиңү өчен көрәшүе сизелә. Бик көчле спортчылар килгән», - диде ул.
Моннан тыш, Наина Ельцина турнирның югары дәрәҗәдә оештырылуына игътибар итте һәм Казанның спорт үзәгенә генә түгел, туристлык үзәгенә дә әйләнүен өстәде. «Сез кунакларга шат, ә бу һәрвакыт сизелеп тора. Борис Николаевич бирегә килергә ярата иде һәм мин дә бик теләп киләм", - дип ассызыклады ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз