Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Наилә Зиннәтуллина: Киләчәк буыннарның язмышы безнең сайлавыбызга бәйле
ТР шәһәрләрне үстерү институты директоры Наилә Зиннәтуллина фикеренчә, киләчәк буыннарның язмышы хәзерге буын кешеләренең ничек итеп сайлау ясавыннан тора. Бу хакта ул «Мин яратам сине, Татарстан!» телемарафонында сөйләде, дип яза «Татар-информ» хәбәрчесе Дмитрий Шатров.
«Быел җәмәгать киңлекләре – парк, сквер, яр буйлары, мәйданчыклар, үзәк һәм үзәк булмаган урамнар, аерым туристлык-рекреацион кластерларны төзекләндерү программасының юбилеен билгеләп үтәбез. Безнең тирәбездә, республика чикләрендә үзгәреш кичергән әйберләр – җәмәгать киңлекләрен үстерү программасының стандартлары», – дип сөйләде ул.
Наилә Зиннәтуллина сүзләренчә, ун ел эчендә Татарстанда 500дән артык объект гамәлгә ашырылган, бу шактый зур казаныш.
«Шушы саннар – татарстанлыларның күбрәк һава сулап йөрүләре, алар өчен шартларның яхшы булуы турында сөйли. Хәтта эш көннәрендә коллегаларың белән төзелеш мәйданчыкларын карарга чыкканда да, кайда гына булуга карамастан, республикаң өчен горурланасың», – дип өстәде ул.
Татарстан Республикасы шәһәрләрен үстерү институты директоры билгеләп үткәнчә, бүгенге сайлау киләчәгебезнең нинди булуын якындагы биш елга билгеләячәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз