«Дүрт хатын алу Коръәни Кәримдә язылган, Аллаһы Тәгаләнең кодрәте буенча бергә, икегә, өчкә, дүрткә өйләнергә ир-атларның хакы бар. Коръәндә язылган икән, без аңа берничек тә каршы чыга алмыйбыз. Ләкин аның әле дәвамы да бар: «Әгәр дә сез хаксызлыктан курыксагыз, шул вакытта сезнең өчен берне генә алу хәерле», – диелә. Димәк, дүрт хатын алырга ярый, әмма иң күп игътибарны «хаксызлык» сүзенә юнәлтергә кирәк, дип саныйм. Дүрт хатын аласың икән, дүртесен дә тигез күрергә, дүртесен дә тигез итеп яратырга, дүртесенә дә фатир һәм машина алып бирергә – барысы да бертигез булырга тиеш.
Бүгенге мөселман җәмгыятендәге ир-атлар, күңелләре тарта икән, икенче, өченче, дүртенче хатын алалар, алар дәүләтнең рөхсәт итү-итмәвенә, Конституциягә карап тормый. Диния нәзарәте, нәкъ менә шул хатыннарның бернинди хокукы булмаганлыкка йөрәкләре әрнеп, фәтваны чыгарды. Ул хатын-кызлар ир-атларга ышанып кияүгә чыгалар, аларның балалары да туа.
Һәм хокуксыз булганлыктан әлеге хатын-кызларга: «Бар, кайтып кит», – дип озатып та җибәрәләр. Балалар әтисез кала, ЗАГСта кавышмагач, алиментка да биреп булмый. Шуңа күрә әлеге фәтва, күпхатынлы гаилә корасың икән, барлык хатыннарга да тигез карарга кирәклеген ассызыклый. Берсе – үз фатирында, ә икенчесе – арендага алынган торакта яшәргә тиеш түгел. Тәэмин итә алмыйлар икән, хатын-кыз башын әйләндереп йөрмәсеннәр.
Мин моның белән бик килешәм, кешеләр ишетсеннәр һәм хатын-кыз белән уйнамасыннар иде», – ди ул.
Әлеге фәтвага карата җәмәгатьчелек фикерен «Интертат» сайты өчен Камилә Билалова белеште.