Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Наилә ханым Җиһаншина: Татарларда гына «абыстайлар институты» бар
Россия һәм Татарстан мөслимәләр берлеге иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Наилә ханым Җиһаншина сүзләренчә, татарларда гына «абыстайлар институты» бар. Бу фикерен ул кичә, 30 майда, Апанай мәдрәсәсенең онлайн проектында белем алучыларга таныклык тапшыру тантанасында әйтте.
«Хатын-кызны укытсаң, 200 савып була, ир кешене укытсаң 100 тапкыр гына. Хатын-кызлар икеләтә арттырып тырышлык күрсәтә. Җәмгыятьтә бөтен өлкәдә хатын-кызлар җиң сызганып эшкә керешә. Безнең татарларны бердәнбер милләт дип әйтсәм дә ялгышмам: татарларда гына «абыстайлар институты» бар. Алар гомер-гомердән битараф түгел, алар туган телебезне, милли киемне саклап калучылар», – диде ул.
Наилә ханым сүзләренчә, татар киемендәге милли хатын-кызны күрәсегез килсә – абыстайларны эзләп табарга кирәк.
«Алар беркайчан шушы киемне салмады. Бизәкле камзул, калфак, матур яулыкларын күреп, абыстай икәнлекләрен беләбез. Алар беркайчан да үзләренең эшен туктатмады, дингә чакырды, динне өйрәтте. Дин милләтне саклап кала. Кешенең рухи байлыгы булса, Аллаһы Тәгалә рәхмәтләрен алырга теләге булса – ул кеше тик кенә өйдә ятмый. Ул тирә-күршесен, якыннарын җыеп, хәреф өйрәтә, дога өйрәтә, бәхетле булу юлларын күрсәтә», – ди ул.
- Бәйрәмнән тулы репортажны «Интертат» сайтында укыгыз.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз