Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Наилә Потеева-Фатыйхова: Исхакыйның 105 яшьлек сеңлесе Сөембикә апа бүген дә акылында
Табиб, милли хәрәкәт ветераны, Гаяз Исхакыйның тормыш юлын өйрәнүче, пропагандалаучы, җәмәгать эшлеклесе Наилә Потеева-Фатыйхова Чистай шәһәренең Ислам үзәгендә оештырылган «Яңарыш хәбәрчесе – заман һәм традицияләр» түгәрәк өстәлендә җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе, язучы Гаяз Исхакый гаиләсеннән сәлам юллады.
«1997 елда II Бөтендөнья татар конгрессы съездына, әнинең әйтүе буенча, Гаяз Исхакыйның туганнан туган сеңлесе Сөембикә Шәрипова белән танышу өчен, Казанга килдем. Әниләр алар белән күрше булып яшәгән. Шуннан бүгенге көнгә кадәр Сөембикә апа белән элемтәдә торам. Аңа шалтыраттым, барыгызга да сәлам әйтте: «Минем әманәтемне тапшырыгыз әле. Укытучыларга, милли хәрәкәт әгъзаларына, галимнәргә рәхмәтемне әйтегез», – диде. Бүгенге көндә ул Ташкентта яши, аңа 105 яшь. Менә инде 5 ел аны рус филологы Оля исемле бик яхшы ханым карап тора. Сөембикә апа аңында, акылында», - диде ул.
Ул Сөембикә Шәрипова белән хатлар алышып торуын әйтте. «Аның кызы Дилбәр – Нью-Йоркта, улы Даниядә яши, Илдар исемле улы өч-дүрт ел элек вафат булды. Гаяз Исхакыйның әманәте – татар дәүләте. Шуның өчен мин дә көрәшәм. Гаяз Исхакыйның үлеме көнне аның бертуган сеңлесе Гайнелмәрзия: «Күңелем елый, күңелем нәрсәдер сизә», – дип әйткән булган», - диде Наилә Потеева-Фатыйхова.
«Чал тарихлы Яуширмә» китабын 2015 елда чыгардым. Аны әзерләү өчен 2013 елда Ташкентка бардым, Сөембикә апа белән ике атна яшәдем. Тормышымның иң мәгънәле өлеше дип атыйм мин аны. Китапта беркайда да чыкмаган материаллар урын алды. Исхакыйлар нәселенең матди һәм рухи мирасын алып кайтып, Яуширмә музеена тапшырдым. Газета-журналларда Гаяз Исхакый турында яздым, аңа багышлап әдәби-музыкаль кичәләр үткәрдем. Гомерем буе Исхакыйны танытып яшим», - диде милли хәрәкәт ветераны.
Наилә Потеева-Фатыйхова Татарстанда Гаяз Исхакыйны белүләрен, әмма Россиядә яшәүче татарлар бөтенләй белмәвен билгеләп үтте. «Хәтта чит илдә яшәүче татар теле укытучысы да миннән: «Исхакый кем ул?» – дип сорады берьюлы. Исхакый ул – минем яшәү образым. Мин беркемнән дә курыкмыйм, аны танытам, һәрвакытта данын күтәрәм. Исхакый минем өчен – милли байрагым, кирәк вакытта киңәш бирүчем», – диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз