«Милли» дигәч, без, татар халкы, үзебезнекен бик яратып башкарабыз, киемне дә саклап калырга тырышабыз, милли ризыкларны да пешерәбез. Без исә халыкара төшке аш оештырырга булдык. «Халыкара» дигәч, без Ираннан, Төркиядән кунаклар чакырдык, шулай ук Кытайда туып-үскән кунагыбыз да бар. Төп сорау – аларда ничек? Алар үзләренең гореф-гадәтләрен, ризыкларын ничек саклый? Алар барысын да пешереп алып килделәр. Сөйли белү – ул бер әйбер, күрсәтә белергә дә кирәк бит. Безгә бит бик кызык: көндәлек тормышта нинди ризыклар пешерәләр, кунакка ниләр әзерлиләр, милли киемгә килгәндә дә, игътибар бармы?
Тагын бер кызыксынган темабыз – гаилә традицияләре. Адәм баласы кайда гына яшәмәсен, аны барыбер гаиләне саклап калу, мәхәббәтне арттыру, гаиләнең тотрыклылыгы мәсьәләләре борчый. Безнең тәҗрибә уртаклашу да булырга тиеш. Гаиләдә бергә 40, 50 ел яшәгән ханымнар бар, аларны да игътибарга алабыз, аларның нинди серләре бар. Бу бит – яшьләр өчен бик мөһим җаваплар. Яшьләр, аларга карап, кызыгып, «гаиләм» дип яшәсен өчен көч куябыз», – ди ул.
Абыстайлар җыелышында яңгыраган фикерләрне «Интертат» сайты өчен Зөлфия Шәвәлиева язды.