news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Наилә Гәрәеваны соңгы юлга озаттылар: Татар театрының иң якты йолдызларының берсе иде

Наилә Гәрәеваны соңгы юлга озаттылар: Татар театрының иң якты йолдызларының берсе иде
Фото: © «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова

Казанда Мәрҗани мәчете каршында Россия Федерациясенең атказанган, Татарстан Республикасының халык артисткасы, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Наилә Гәрәева белән хушлашу мәрасиме узды. Актрисаны соңгы юлга озатырга хезмәттәшләре, туганнары һәм тамашачылары, дәүләт эшлеклеләре җыелган иде.

Хушлашу мәрасимен Татарстанның халык артисты Илдар Хәйруллин алып барды. «Наилә Хәким кызы Гәрәева театр сәхнәсенә якты йолдыз кебек балкып, очып керде дә, 60 елдан артык җанын, күңелен биреп иҗат итте. Үзенең иҗаты белән татар театрының дәрәҗәсен, абруен күтәрде, халкыбызның күңелендә лаеклы урын алды», – диде ул.

Татарстан Республикасының Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов мәрхүмнең туганнарының кайгысын уртаклашты.

«Татар театры сәнгатенең иң якты йолдызларының берсе белән хушлашабыз. Репертуарында 100дән артык роле булган Наилә апабызны тугры тамашачысы, Камал сәхнәсе озак еллар сагынып яшәр. 60 елдан артык иҗат чорында ул театр белән бер җан, бер гаилә булып яшәгән. «Беренче мәхәббәт» әсәрендәге беренче роле Рәхилә образы аша тамашачының гомерлек мәхәббәтен яулаган. Ул чорда татар кызларының күбесе аның кебек киенергә, аңа охшарга тырышкан, дип сөйлиләр. Наилә апаның традициясен аның улы Фәрит Бикчәнтәев дәвам итә. Наилә апа улын милли җанлы, милли рухлы итеп тәрбияли алган», – дип сөйләде ул.

Татарстанның халык артисты Луара Шакирҗанова Наилә Гәрәеваның татар театр сәнгатендәге урынын бәяләп бетереп булмавын әйтте. «Наилә апаның эчке дөньясы бай иде. Ул укымышлы, зирәк, фикерле булды. Театрдагы яшьләр өчен ул дәү әнигә әйләнде. Игътибарлы, таләпчән, юмарт, кайгыртучан иде. Наилә апаны югалту гаиләдәге якын туганны югалту кебек авыр», – диде ул.

Татарстанның халык артисты Ринат Таҗетдинов Наилә Гәрәева белән бик күп спектакльләрдә бергә уйнаган. «Минем өчен иң авыр көннәрнең берсе. Наилә шулай тиз безнең арадан китеп барыр дип уйламаган идек. Безгә бик күп спектакльләрдә бергә уйнарга туры килде.«Син минем сәхнәдәге ирем», – дип әйтә иде миңа. Наилә - искиткеч актриса, аның белән уйнавы рәхәт иде. Нинди генә рольне уйнаса да истә калырлык итеп башкарды. Бу безнең өчен, театр өчен бик зур кайгы», – диде ул.

Әтнә районы Башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Каюмов аның район өчен бик күп эшләр башкаруын сөйләде. «Наилә апа тумышы белән Казаннан булса да, күңеле белән Әтнәнең Бәрәскә авылыныкы иде. Ул авыл тормышы белән яшәде. Авылга бик күп игелекләр кылды, гади авыл балаларын данлыклы Камал сәхнәсенә чыгарды. Ул авылда, районда булган барлык чараларда катнашты. Таш мәчетне торгызганда да Наилә апа үзеннән бик күп өлеш кертте. Ул Әтнә театры белән гел элемтәдә булды. Район өчен зур югалту», – дип сөйләде ул.

Наилә Гәрәева Яңа татар бистәсе зиратында җирләнде.

Фоторепортаж: Абдул Фархан
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100