news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Наилә Гәрәева Раушания Юкачева турында: Мәрхәмәтле, көчле рухлы кеше иде

Камал театрында Раушания Юкачева белән хушлаштылар.

Наилә Гәрәева Раушания Юкачева турында: Мәрхәмәтле, көчле рухлы кеше иде
Зилә Мөбәрәкшина

Татарстанның халык артисты Наилә Гәрәева халык артисты Раушания Юкачеваның вафаты белән килешә алмавын әйтте. Бу хакта ул Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры фойесында хушлашу мәрасимендә сөйләде.

«Бүген театрның йөрәге яраланды. Раушания минем өчен иң якын дустым иде. Мин аның китүе белән һич тә килешә алмыйм. Соңгы ун көндә без аның белән «Ижминводы» шифаханәсендә ял иттек. Минем өчен борчылып, янып-көеп яшәде. Раушания мәрхәмәтле, көчле рухлы кеше иде. Ул уйнаган һәр спектакль кешенең күңелендә кала», - диде Татарстанның халык артисты Наилә Гәрәева.

Татарстан мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин Татарстан сәнгате зур югалту кичерүен әйтте.

«Кабатланмас үзенчәлекле талантлы, шәхси сыйфатлары аңа гаҗәеп образлар иҗат итәргә мөмкинлек бирде. Раушания апа иҗади эшчәнлек белән берлектә администрация эшчәнлегендә дә күп хезмәт куйды. Ул хезмәттәшләренә киң күңелле дус булды. Аның якты истәлеге безнең күңелләрдә мәңге сакланыр», - диде ул.

«Раушания үзенчәлекле, кабатланмас, үзенә генә хас булган төсләр белән спектакльләрне баета иде, мәхәббәте белән тамашачыны яулап алды. Аның тырышлыгы белән театрда «Балачак» студиясе ачылды», - диде Татарстанның халык артисты Илдар Хәйруллин.

Ул Раушания Юкачева белән Николай Юкачевның матур гаилә корганнарын искә алды. «Кызганыч, берничә ел элек Николай арабыздан китеп барды. Ләкин Раушания күңелен төшермәде, коллегаларына һәрвакыт игътибарлы булды», - диде ул.

Илдар Хәйруллин Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры коллективы исеменнән, актрисаның якыннарының авыр кайгысын уртаклашуын әйтте.

Камал театрының танылган актрисасы, Татарстанның халык артисты Раушания Юкачева кичә вафат булды. Аңа 63 яшь иде. Актрисаны туган авылы – Питрәч районы Күн авылында җирлиләр.

  • Юкачева Раушания Хөснетдин кызы 1959 елның 18 февралендә Татарстанның Питрәч районы Күн авылында туа. 1981 елда Казан театр училищесын тәмамлый һәм Әлмәт театрында эшли башлый. 1983 елдан — Татар академия театрында. Ул иҗат иткән төрле сөйкемле яшь хатын-кыз образларына йомшаклык, лиризм хас.
  • Раушания Юкачеваның ире – Татарстанның атказанган артисты Николай Юкачев. Ул 2009 елда вафат булды.
  • Рольләре: Зөлфия — «Зөлфия» (К.Әмиров); Зарима — «Китәм инде» (Р.Хәмид); Наташа — «Һаваларда йолдыз» (М.Горький буенча); Гайни — «Бәхетсез егет» (Г.Камал); Айшә — «Без китәбез, сез каласыз», Тәмлетамак — «Авыл эте Акбай», Саҗидә — «Диләфрүзгә дүрт кияү» (Т.Миңнуллин); Әминә — «Ләйсән ире Хәсән» (Ю.Сафиуллин); Сәкинә — «Мирас» (Г.Каюм); Фирдәвес — «Казан егетләре», «Тагын Казан егетләре», Руфия — «Бичура» (М.Гыйләҗев); Маша — «Боз астында дулкын» (Ә.Т.Рахманкулов); Нина — «Тол ханымда тукталыш» (Э.Лабиш); Мәрфуга — «Саташкан сандугач» (Р.Зәйдулла); Дригамбәр — «Портфель», Танай — «Җирән чичән һәм Карачәч сылу», Бәди – «Гөлҗамал» (Н.Исәнбәт); Саҗидә — «Килә ява, килә ява...», «Ява карлар, ява карлар...» (З.Хәким); Сәвия — «Мәхәббәт турында сөйләшик», Җәүһәрова Ландыш – «Суган чәчәге» (И.Зәйниев) һ.б.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100