news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Наил Зарипов Татарстанның Чирмешән районы башлыгы вазифасыннан китте

Аның белән бергә үз вазифасыннан башкарма комитет җитәкчесе дә китте

(Казан, 17 декабрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстанның Чирмешән муниципаль районы башлыгы Наил Зарипов отставкага китте. Бу карар район Советының 56нчы утырышында кабул ителде. Бу хакта муниципаль берәмлек сайтында хәбәр ителә.

Сессиядә ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Дәүләт Советы депутаты Илгиз Салихов һәм ТР Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Минсәгыйть Шакиров катнашты.

Искәртеп узабыз: Наил Зарипов Чирмешән районын 2013 елның сентябрь аеннан башлап җитәкләде, аңа кадәр ТРның Әзербайҗандагы даими вәкиле булып эшләгән иде.

Районның башкарма комитет җитәкчесе Әкдәс Шакиров та үз вазифасыннан китте, ул әлеге урында агымдагы елның сентябрь аеннан башлап эшләде.

Район башкарма комитет җитәкчесе вазифаларын башкаручы итеп Фердинат Дәүләтшин билгеләнде, ул 2006 елдан бирлеТатарстанның Әлки районына җитәкчелек иткән иде.   

Фотосурәт xronika.az сайтыннан алынды.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100