news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Наил Залаков: Запчастьларга бәяләр күтәреләчәген фаразлап, алдан күреп эшләдек

Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары сүзләренчә, ике атна элек министрлык вәкилләре барлык районнарга барып, техника ремонтына бәя биреп кайткан.

Техника запчастьларына бәяләр артачагын алдан күреп, авыл хуҗалыгы өлкәсе җитештерүчеләре узган елда ук кирәкле контрактларны төзегән.

Бу хакта Дәүләт Советында Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышында республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков әйтте.

«2022 ел башында барлык запчастьларга бәяләр күтәреләчәген фаразлаган идек. Министрлык барлык районнар белән актив эшләп, ноябрь-декабрьдә запчасть җитештерүчеләр белән килешүләр төзелде. Моның кадәр үк санкция булыр дип уйламасак та, барыбер алдан күреп эшләгәнбез, бу ярдәм итте», - диде ул утырышта.

Наил Залаков сүзләренчә, ике атна элек министрлык вәкилләре барлык районнарга барып, техника ремонтына бәя биреп кайткан. «Техника узган елның шушы вакытына 90 процентка әзер булса, бүген инде тулы әзерлек бар диярлек. Басуларга чыга башлыйбыз», - диде.

«Татагролизинг» генераль директоры, Дәүләт Советы депутаты Азат Җиһаншин ашлык, терлек азыгы уру комбайннарын запчастьлар белән тәэмин итү мөмкинлеге булуын искәртте. «Яхшы гына вариантлар күренә. Минск трактор заводы, Брянск, Гомель, Ростов өлкәсенең техникасы бар», - диде.

Ул, шулай ук, ашлык уру комбайннарына Төркиядә җитештерелгән запчастьлар туры килүен әйтте. «Логистика түбәндәгечә: Астана, Истанбул, Грузия, Осетия, Абхазия чикләре, Краснодар крае. Барлык районнарга, авыл хуҗалыгы идарәләренә җиткердек: заявканы вакытында ясасалар, ике ай эчендә запчастьлар кайтарылачак», - дип белдерде.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100