news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Наил Залаков: Уҗымнарның торышы язгы кыр эшләреннән соң билгеле булачак

«Иң зур куркыныч — язгы кырау», — диде авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары.

Наил Залаков: Уҗымнарның торышы язгы кыр эшләреннән соң билгеле булачак
Солтан Исхаков

Казан, 11 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Уҗымнарның торышы язгы кыр эшләреннән соң билгеле булачак.

Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә уҗымнарның сыйфаты яз ничек килүгә бәйле булачагын әйтте.

«Көзге уҗымнарның ничек кышлавы безне беренче чиратта борчый. Чебешләрне көз көне саныйлар. Уҗымнарның торышы да язгы кыр эшләреннән соң билгеле булачак. Бүгенгә шикәр дә, кырларда кар да нормада. Яз нинди булуга караячак. Иң зур куркыныч — язгы кырау», — диде Наил Залаков.

Ул аграрийлар уҗымнарны тукландыруга, төп чараларга әзер булуын билгеләп узды. «Әзерлек бүген 90 процент. Тукландыру өчен ашлама сатып алынган, бүген ул, былтыргыга караганда, 15 килограммга күбрәк. Аграрийлардан торганы барысы да эшләнәчәк. Һава шартлары әлегә билгесез», — диде.


Татарстанда уҗым культуралары 522 мең гектар мәйданда чәчелгән. 142 мең тонна минераль ашлама тупланган. Бу бер гектарга 52 кг матдә тәшкил итә.

Быел бер гектар җиргә 70 кг минераль ашлама туплау бурычы тора. 

news_right_1
news_right_2
news_bot