news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Наил Залаков: Бәрәңге һәм яшелчә үстерүче игенчеләргә субсидия биреләчәк

Наил Залаков былтыр бәрәңге һәм яшелчәләргә бәяләрне тотрыкландыру максатыннан авыл хуҗалыгы ярминкәләре үткәрелгәнен искәртте.

Наил Залаков: Бәрәңге һәм яшелчә үстерүче игенчеләргә субсидия биреләчәк

(Казан, 1 февраль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Быел Татарстанда, бәрәңге һәм яшелчәләргә бәяләрне тотрыкландыру өчен, чәчүлек мәйданнарын 12 процентка арттыру, ә авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләренә субсидияләр бүлеп бирү ниятләнә.

Бу хакта Татарстан Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышында сөйләштеләр.

«Чәчүлек мәйданнарын арттыру турында районнар һәм җитештерүчеләр белән килешенгән. Моның өчен ярдәм чаралары карала. Бәрәңге һәм яшелчәләр җитештерүче аграрийлар гектарына 25 әр мең сум акча алачак, узган елга караганда, чәчүлек мәйданнарын 10 һәм күбрәк процентка арттырган хуҗалыклар гектарына 40 мең сум субсидия алачак», — диде ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков.

«Узган елның июненнән башлап, бөтен илдә „борщ җыелмасы“ яшелчәләре бәясе үсеше күзәтелде, бу инфляция темпларын да, алдагы елгы бәяләрне дә узып киткән иде. Бәяләрне тотрыкландыру максатыннан, авыл хуҗалыгы ярминкәләре үткәрелде. Продукция үтемле бәядән сатылды, ярминкәләрдә бәяләр кибеттәге бәяләрдән түбәнрәк булды», — диде Наил Залаков.

Былтыр 23 ярминкә оештырылган. Аларны уздыру нәтиҗәләре буенча 1,9 млрд сумга продукция сатылган.


Былтыр республикада 5,9 мең гектар мәйданда бәрәңге һәм яшелчәләр җитештерүче 82 фермер исәпләнгән, аларның 70 проценты нигездә алты районда. Татарстанда бәрәңге мәйданнары 3781,5 гектар, яшелчәләр 2138,9 гектар тәшкил иткән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100