Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Наил Залаков аграр тармакка кертелгән инвестицияләргә нинди эшләр башкарылганын әйтте
Инвестиция акчасына 158 сыер абзарына капиталь ремонт ясалган, 66 машина-трактор паркы капиталь төзекләндерелгән, 127 ындыр табагында ремонт уздырылган, 85 силос-сенаж траншеясы, 7 сыер торагы төзелгән, 8 яшелчә саклау урыннарына капиталь ремонт булган, 12 кошчылык фермасына, 11 ат фермасына капиталь ремонт ясалган.
(Казан, 17 ноябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Быел авыл хуҗалыгы предприятиеләренә 20 млрд сумнан артык инвестиция кертелгән. Соңгы биш ел эчендә ул 129 млн сум тәшкил итә. Бу хакта бүген Дәүләт Советында Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышында ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков сөйләде.
«Агросәнәгать комплексы предприятиеләре үсеше өчен төп шартларның берсе — инвестицияләр җәлеп итү», — диде ул.
Инвестиция акчасына 158 сыер абзарына капиталь ремонт ясалган, 66 машина-трактор паркы капиталь төзекләндерелгән, 127 ындыр табагында ремонт уздырылган, 85 силос-сенаж траншеясы, 7 сыер торагы төзелгән, 8 яшелчә саклау урыннарына капиталь ремонт булган, 12 кошчылык фермасына, 11 ат фермасына капиталь ремонт ясалган.
«Инвестиция проектларын гамәлгә ашырганда, тышкы инженер инфраструктурасы төзелеше алып барыла. Мәсәлән, 2020 елда 39,4 мең кв метр торак төзелгән, бу 779 гаиләне торак белән тәэмин итү мөмкинлеге бирде. 14,8 км газ-суүткәргеч челтәре, торак пунктларны тоташтыручы 41,3 км озынлыкта автомобиль юллары төзелде», — диде Наил Залаков.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз