Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Наил Вәлиев: “XXI нче гасыр – мәгариф гасыры”
Наил Вәлиев: “XXI нче гасыр – мәгариф гасыры”
(Казан, 30 октябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гаттарова). Бүген Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының конференц-залында ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының коллегия утырышы узды. 2007 елда Татарстанда “Мәгариф” өстенлекле илкүләм проектын гамәлгә ашыру мәсьәләсе буенча министр Наил Вәлиев хисап тотты.
Утырышта шулай ук “Урта гомуми белем бирү өлкәсендә дәүләт белем бирү стандартларының республика милли-төбәк компоненты”, “2008-2010 елларга Татарстан Республикасында мәгарифне мәгълүматлаштыру” республика комплекслы максатчан программаны раслау” темасына чыгышлар яңгырады.
Коллегия утырышында ТР Президенты, ТР Министрлар Кабинеты Аппараты вәкилләре, “Мәгариф” өстенлекле илкүләм проекты буенча совет әгъзалары, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының җаваплы хезмәткәрләре, мәгълүмати-методик үзәк җитәкчеләре, республика муниципаль берәмлекләренең мәгариф бүлеге башлыклары һәм башкалар катнашты.
Татарстанда “Мәгариф” өстенлекле илкүләм проект түбәндәге юнәлешләрне истә тотып гамәлгә ашырыла: мәктәпләрдә тәрбия эшчәнлеге дәрәҗәсен күтәрү, ил мәгарифенең иң яхшы үрнәкләре үсешенә булышлык итү (иң яхшы мөгаллимнәрне хөрмәтләү, талантлы яшьләргә ярдәм күрсәтү), заманча белем бирү технологияләрен кулланылышка кертү, (гомуми белем бирү учреждениеләренә компьютер җиһазлары кайтарту, мәктәпләрне интернет челтәренә тоташтыру), авыл мәктәпләрен автобуслар белән тәэмин итү, дәүләт башлангыч һәм урта һөнәри белем бирү оешмаларында эшче кадрлар һәм югары технологияле җитештерүчәнлек белгечләрен әзерләүдә дәүләт ярдәме һәм башкалар.
Проектны гамәлгә ашыру барышында сыйныф җитәкчеләре эшчәнлеген җанландыруга юнәлдерелгән чаралар калыплашкан характер алган. Нәтиҗәдә уңай үзгәрешләр күзәтелә: сыйныф җитәкчеләренең методик берләшмәләре эше камилләшә, конкурс хәрәкәте, проект эшчәнлеге активлаша, сыйныф җитәкчеләре эшчәнлегенә рухи һәм матди яктан ярдәм күрсәтелә, интернет-ресурсларга ирекле керү мөмкинлеге тудырыла.
Татарстан шәһәр һәм районнарында “Мәгариф” проектын гамәлгә ашыру кысаларында мәгариф өлкәсендә лидерлар исемлеге дә киңәя бара. Бүген мәгариф өлкәсендә алдынгылар сафын киңәйтүче әйдаманнарны Наил Вәлиев мактап телгә алды. 2006 һәм 2007 елларда конкурс сайлавы йомгаклары буенча, инновация үсеше программаларын гамәkгә ашыручы 174 мәктәп федераль казнадан, һәр мәктәпкә 1 миллион сум күләмендә дәүләт ярдәменә лаек булган. Үз эшенең чын остасы дип табылган 578 укытучы 100 әр мең сум премия белән бүләкләнгән.
Республикада сәләтле балалар һәм яшләрне ачыклау һәм аларга ярдәм итү буенча чаралар программасы эшли. Узган елда Татарстанда 14-25 яшьлек 174 яшь зыялыларга 30 һәм 60 мең сумны тәшкил иткән РФ Президенnы премиясе бирелгән. Талантлы яшьләргә дип бүленеп бирелгән акчаларның гомуми суммасы 6,51 миллион сумнан гыйбарәт булган. Быел исә, 1 нче октябрьгә булган мәгълүматлардан күренгәнчә, 3,87 миллион сумга тәңгәл 97 Россия Президенты премиясе тапшырылган. Иң зирәк һәм тырышларга 60 мең сум күләмендә – 32 һәм 30 мең сум күләмендә – 65 премия каралган. Әйтергә кирәк, Татарстан укучыларының илкүләм олимпиадаларда белем позицияләре тотрыклы.
Аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар һәм ятимнәр арасында сәләтле дип ачыкланган укучыларга ярдәм күрсәтү мәсьәләсе дә хәл ителәчәк. “Сәләтле балалар өчен күппрофильле махсуслашкан белем бирү учреждениеләре ачылачак”, - дип белдерде Наил Вәлиев.
Мәгариф министры Россия һәм чит ил фәнни үзәкләрендә кадрлар әзерләү мәсьәләсенә дә тукталды. Аның әйтүенчә, 2006 елда студент һәм аспирантларны киләчәктә тәҗрибәле кадрларга әверелдерү юнәлешендә бүленеп бирелгән 60 миллион сум акча нәтиҗәсендә Татарстан яшьләре республика грантына лаек булып, белемнәрен баетырга юл тоткан. Быел бу максатларга 70 миллион сум акча тотылачак. Наил Вәлиев сүзләреннән аңлашылганча, алдагы өч елда һөнәри белем бирү учреждениеләренең яңа челтәрен булдыру бурычы күзаллана. Моның зарурлыгын ул, Россия Президенты Владbмир Путинның: “Безнең теге яки бу нәрсәгә ничек өйрәнүебезгә иртәгә ничек эшләвебез һәм яшәвебез бәйле”, дигән сүзләре белән дәлилләде. “Киләчәктә проектны гамәлгә ашыру барышында талантлы укучылар һәм яшьләр, тәҗрибәле мөгаллимнәр сафы тагын да киңәйсен. XXI нче гасыр – мәгариф гасыры”, - дигән теләкләрен җиткерде министр.
Наил Вәлиев ассызыклаган тагын бер мәсьәлә, ул да булса, мәктәп укучыларының уку атнасын 5 көнгә калдыру ихтималлыгы. Министр шәхсән үзе моңа каршы булуын белдерде. Аның фикеренчә, укучыларның төрле фәннәр белән кирәгеннән артык йөкләнүе турындагы мәсьәлә бәхәскә лаек булса да, ата-аналар балаларының буш вакытын дөрес бүлгән очракта, балалар мәктәптән тыш түгәрәкләргә йөреп, сәләтләрен чарларга һәм ял итәргә дә өлгерә. “Уку атнасын 5 көнгә кадәр кыскартуга юл куя алмыйбыз, юкса балалар күп вакытларын әрәмгә уздырачак”, - диде министр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз