news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Наил Вәлиев ТР уйлап табучылары һәм рационализаторларын һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

Бүген Россиядә Уйлап табучылар һәм рационализаторлар көне билгеләп үтелә

(Казан, 28 июнь, “Татар-информ”). Бүген Россиядә Уйлап табучылар һәм рационализаторлар көне билгеләп үтелә. ТР мәгариф һәм фән министры Наил Вәлиев татарстанлыларны әлеге бәйрәм белән тәбрик итте.
Хөрмәтле дуслар!
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы исеменнән Сезне – галимнәр, инженер-техник хезмәткәрләр, эшчеләр, экспертлар, техник иҗатны оештыручыларны – Уйлап табучылар һәм рационализаторлар көне белән котлыйм!
Бу көн – техник җәмәгатьчелек бәйрәме. Аны интеллектуаль эшчәнлек нәтиҗәләрен булдыру, хокукый яклау һәм куллануда катнашучы күп кенә белгечләр һәм оешмалар билгеләп үтә.
Уйлап табучыларның новаторлык эшчәнлеге нәтиҗәсендә Татарстан Республикасының социаль-икътисади проблемаларын хәл итүдә саллы өлеш кертелә, яңадан-яңа, тагын да отышлырак технологияләр гамәлгә кертелә, җирле җитештерүчеләр тарафыннан эшләп чыгарылган продукциянең үзкыйммәте кими, көндәшлеккә сәләтлелек арта. Безнең рационализаторлар һәм уйлап табучыларның ачышлары республикадан читтә дә яхшы билгеле.
Бүгенге көндә Татарстан уйлап табу һәм рационализаторлык эшчәнлеге буенча Россия Федерациясендә әйдәп баручы төбәкләрдән санала. Бу – республика җитәкчелеге, Уйлап табучылар һәм рационализаторлар җәмгыятенең предприятие һәм оешмаларда үзенең күп санлы активы белән максатчан эшләве нәтиҗәсе. 2007 елда уйлап табу һәм рационализаторлык эшендә 19000нән артык автор катнашкан. Алар тарафыннан уйлап табуга патент алуга 760 заявка бирелгән. Җитештерүдә 14200 рационализаторлык тәкъдиме һәм 322 уйлап табылган әйбер кулланылган.
Балалар техник иҗаты - бүгенге көндә Татарстан Республикасы Уйлап табучылар һәм раионализаторлар эшчәнлегендә иң мөһим юнәлешләрнең берсе. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Уйлап табучылар һәм рационализаторлар җәмгыяте арасындагы килешү кысаларында уйлап табу иҗатына балалар бакчасыннан җитештерүгә кадәр өзлексез өйрәтү күздә тотыла. Татарстан Республикасында беренче тапкыр яшь уйлап табучылар олимпиадасы һәм башка чаралар үткәрелде. Татарстан республикасы Уйлап табучылар һәм рационализаторлар җәмгыяте фикердәшләрне туплау һәм берләштерү ролен башкаруын дәвам итә.
Татарстан Республикасы Уйлап табучылар һәм рационализаторлар җәмгыятенең барлык уйлап табучылары, рационализаторлары һәм активистларына уйлап табу эшчәнлегенең яңа үрләрен яулауда зур уңышлар, сәламәтлек, бетмәс-төкәнмәс энергия, бәхет һәм иминлек теләп калам.

Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Н.Вәлиев

news_right_1
news_right_2
news_bot