news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Наил Вәлиев: “Мәскәү укучылары дәрестә ноутбуктан китап рәвешендә файдалана”

Наил Вәлиев: “Мәскәү укучылары дәрестә ноутбуктан китап рәвешендә файдалана”

(Казан, 30 октябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гаттарова). Бүген Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының, 2007 елда “Мәгариф” өстенлекле илкүләм проектын гамәлгә ашыру барышына багышланган коллегия утырышында күтәрелгән мәсьәләләрнең берсе, “2008-2010 елларда Татарстан Республикасында мәгарифне мәгълүматлаштыру” республика комплекслы максатчан программаны раслау турында иде. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Людмила Ногманова сөйләде.

Заманча белем бирү технологияләрен эшкә җигү юнәлешендә Татарстанда 2006 һәм 2007 елларда 1615 мәктәпне интернет челтәренә тоташтыру планлаштырылган булган. Планнар чынга ашкан, нәкъ шул сандагы мәктәп дөньякүләм мәгълүмат пәрәвезеннән файдалана. 748 мәктәпне заманча компьютер техникасы белән тәэмин итү һәм аларда киң полосалы интернетка тоташтыру технологиясе буенча интернет челтәрен кертү өчен республика бюджетыннан 18,38 миллион сум күләмендә акча бүленеп бирелгән.

“Татарстан – Россиянең алдынгы өч төбәге арасында мәгарифне мәгълүматлаштыру мәсьәләсендә пилот төбәк исеменә лаек булырга мөмкин”, - бу хакта массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләренә министр Наил Вәлиев әйтеп узды. Татарстанның пилот төбәкләр исемлегенә керү мөмкинлегенең ни дәрәҗәдә икәнен билгеләү өчен, бүген министр Мәскәүгә китәчәген хәбәр итте. Аның сүзләреннән аңлашылганча, министр эксперименталь “лужков” мәктәбенә барырга ниятли. Әлеге белем йортында барлык укучылар да 100 процент дәрәҗәдә ноутбуклар белән тәэмин ителгән икән. “Мәскәү укучылары дәрестә ноутбуктан китап рәвешендә куллана”, - ди ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot