news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Наил Сәгъдиев: Гармун тавышлары безнең канда

Наил Сәгъдиев: Гармун тавышлары безнең канда
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Татарстанның атказанган артисты, Казан дәүләт мәдәният институтының музыка сәнгате кафедрасы мөдире, «Казан Нуры» оркестры солисты Наил Сәгъдиев гармун уен коралы татарлар өчен бик якын булуын билгеләп узды. «Гармун тавышлары безнең канда, ДНК да. Аны берничек сөртеп булмый», – диде ул «Уйнагыз, гармуннар!» XXXX Республика халык иҗаты фестиваленә багышланган матбугат конференциясендә.

«Электән авылларда гармун тартып йөргәннәр, соңгы вакытта ул әйберне оныта башладык. Ә гармун татарның йөрәгендә, канында. Казанда Бауман урамыннан гармунда уйнап бару күңел өчен горурлык», – диде.

Наил Сәгъдиев үзешчән гармунчыларны «күбәләк»кә тиңләде. «Татарлар бит алар кара мунчаларда, беркем күрми торган урыннарда әкрен генә тартып, өйрәнеп утырганнар, шулай өйрәнгәннәр. Аннары инде өйрәнеп уйный башлагач, теләсә нинди мәҗлестә гармунчы иң мөһим кеше инде. Чыннан да күбәләк кебек, башта «кузы»да качып җитлегәләр, аннары канат җилпеп, алга баралар», – диде.

Ул бүген үзешчән гармунчылар арасында әби-бабайлар гына түгел, балалар да булуын билгеләп үтте. «Берзаман, гармунны югалтабыз дип, уйлый башлаган идек. Аллаһка шөкер ,хәзер балалар уйный башладылар, алар «кузы»да әле. Бөтен районнарда клубларда гармуннар, баяннар бар. Кеше килеп, өйгә дә алып торып өйрәнә. Хәзер гармун кулда булса, ноталар да, китаплар да бар. Интернет аша да өйрәнеп була, репетиторлык бар», – дип әйтте Наил Сәгъдиев.

news_right_1
news_right_2
news_bot