news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Наилә Нәҗипова белән Рамил Вәҗиев – елның иң яхшы артистлары

Камал театры сәхнәсендә "Тантана" театр премиясе лауреатлары игълан ителде.

Наилә Нәҗипова белән Рамил Вәҗиев – елның иң яхшы артистлары
Рамиль Гали

(Казан, 28 февраль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Республиканың ике дәүләт театры – Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры һәм Әлмәт татар дәүләт драма театры – “Тантана” театр премиясенең икешәр номинациясе буенча лауреат булды. Камал театрының ике артисты – Рамил Вәҗиев һәм Искәндәр Хәйруллин “Җилкәнсезләр” спектакле буенча (режиссеры – Георгий Цхвирава) “Тантана” лауреатлары. Рамил, Нуретдин образын тудырып, “Иң яхшы ир-ат роле”н башкаручы дип танылды. Ә Искәндәр икенче пландагы Мисбах хаҗи образын тудырып премиягә лаек булды. “Икенче пландагы иң яхшы ир-ат роле” номинациясендә Камал театрындагы тагын бер артист – Алмаз Сабирҗанов та (“Көтәм сине”, Илгиз Зәйниев) премиягә дәгъва иткән иде.

Шунысы игътибарга лаек, башка номинацияләр буенча төрле фаразлаулар булса да, Әлмәт театры артисты Наилә Нәҗипованың быел “Иң яхшы хатын-кыз роле” номинациясендә лауреат булуын һәркем табигый һәм көтелгән вакыйга буларак кабул итте. Әлмәт театрының “Тантана” премиясенә тәкъдим ителгән “Син кайда идең?” (“Земля Эльзы”, Я.Пулинович) спектаклендә (режиссеры – Илгиз Зәйниев) Наилә 76 яшьлек Эльза ролен башкарып, театр тәнкыйтьчеләренең югары бәясен алган иде инде.Спектакль Наилә Нәҗипованың 50 яшьлегенә куелды.

Сәхнәдән Наилә Нәҗипова театр җитәкчелегенә, үз укытучысы Фәрит Бикчәнтәевкә һәм спектакльдәге партнеры Камил Вәлиевкә рәхмәтләрен җиткерде.

Әлмәт театрыннан икенче лауреат, “Дебют” номинациясендә җиңүче – Диләрә Ибәтуллина. Ул Әлмәт театрында куелган “Кибет” спектаклендә (О.Жанайдаров) Карлыгач ролен башкарып, тамашачының һәм театр белгечләренең югары бәясен алган иде.

Шулай итеп, бу сезонда иң яхшы ир-ат ролен башкаручы артист – Рамил Вәҗиев, иң яхшы хатын-кыз ролен башкаручы актриса – Наилә Нәҗипова булды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100