news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Наил Мәһдиев янгында балалар үлеме турында: Безнең гаиләдә шундый бәхетсезлек була язды

Наил Мәһдиев янгында балалар үлеме турында: Безнең гаиләдә шундый бәхетсезлек була язды

4 августта шәһәребездә фаҗига булды. Яңа шәһәрнең 43нче бистәсендәге бер йорттагы бер бүлмәле фатирда янгын чыгу нәтиҗәсендә, 4,5 һәм 2,5 яшьлек балалар һәлак булды. Шәһәр мэры Наил Мәһдиев башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Сәлахов белән фаҗига урынында булды. Мэр әлеге фаҗигагә дүшәмбе киңәшмәсендә дә тукталды.  Бу хакта «Шәһри Чаллы» газетасы хәбәр итә.

«4 августта булган фаҗига барыбызны да тетрәндерде. Кая гына булсак та, без балаларның иминлеген тәэмин итәргә тиеш. Бәхетсезлек очракларының күбесендә өлкәннәр гаепле. Моны мин үз тәрҗибәмнән дә чыгып әйтәм. Ике бүлмәле фатирда яшәгәндә, безнең гаиләдә дә аяныч хәл була язды. Кызыма 7 яшь, улыма 4 яшь иде», – диде мэр.

«Әниләре аш бүлмәсендә булган. Улыбыз зажигалка алып, үзләренең бүлмәсендә юрган астында кабызган... Газы булмаса да, очкыннан ут чыккан. Юрган, обойлар яна башлаган. Кызым күреп, әнисенә әйткән... Ярый әле тормыш иптәшем өйдә булган, мин эштән кайтканда өйдә төтен исе иде. Мин балаларга ут белән уйнарга ярамаганын аңлаттым. Бу очракта гаеп миндә иде. Зажигалканы бала ала торган урында калдырганмын», – диде Наил Мәһдиев.

Шуңа да ул өйдәге көнкүреш әйберләренең барысы да балалар өчен куркыныч икәнлегенә тагын бер кат басым ясады, шәһәрдәшләрне балаларны бер секундка да үзләрен генә калдырмаска чакырды. «Балаларны саклагыз, аларны югалтуны берни белән дә кайтарып булмый», – дип кисәтте ул.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100